Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татар-информ"да РФ Президентын сайлауда катнашу өчен гариза бирү турында сөйлиләр

31 гыйнвар 2018, 09:44 Пресс-конференциягә гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре чакырыла. (Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Татар-информ»да 2018 елның 18 мартында булачак Россия Президентын сайлау турында сөйләячәкләр. Пропискага карамыйча, үзеңнең хәзерге вакытта яшәгән урыныңда сайлауда катнашу өчен, быел «открепительное удостоверение» алырга кирәкми. Әлегә кадәр мондый документны алу мәҗбүри...

31 гыйнвар 2018, 09:44

Пресс-конференциягә гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре чакырыла.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 31 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Татар-информ»да 2018 елның 18 мартында булачак Россия Президентын сайлау турында сөйләячәкләр.

Пропискага карамыйча, үзеңнең хәзерге вакытта яшәгән урыныңда сайлауда катнашу өчен, быел «открепительное удостоверение» алырга кирәкми. Әлегә кадәр мондый документны алу мәҗбүри иде.

Бу турыда һәм башка яңалыклар хакында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләячәк.

«Татар-информ» сайтында пресс-конференция онлайн режимда күрсәтеләчәк. Теләгән кешеләр видеога комментарийларда кызыксындырган сорауларын да бирә алачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/31/157095/

http://www.tatar-inform.ru/internet-tv/1903/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев