Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Tatar-inform.tatar – tatar. доменында беренче яңалыклар сайты

Татарстанда 30 август - Республика көнендә tatar. домен зонасында беренче яңалыклар сайты эшли башлады.

Tatar-inform.tatar адресы буенча "Татар-информ" мәгълүматлар агентлыгының татар телле версиясе урнашты. Элек ул рус телле поддоменда аның дубляжы булып торды.

Бүгенге көндә "Татар-информ" мәгълүматлар агентлыгының татар редакциясе көн саен Татарстан тормышы турында 60тн артык яңалык чыгара. Редакциянең төп бурычы - аудиториягә Татарстан һәм татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар һәм күренешләр турында мәгълүматлар бирү, укучыларда киңәйтелгән көн темасы мәгълүматлары формалаштыру.

Tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә бар. Ул социаль челтәрләрдә дә теркәлгән.

Сайтта хәзер "Татар дөньясы", "Мәдәният", "Рәсми хроника", "Авыл", "Икътисад", "Вакыйгалар", "Фән һәм мәгариф", "Спорт", "Дин" рубрикалары урын алды. "Аналитика, күзәтү" бүлегендә аналитик мәкаләләр, "Әңгәмә" рубрикасында - төрле темаларга интервьюлар, "Татар прессасы" бүлегендә татар вакытлы матбугатының актуаль материаллары урын ала.

Татар телендә татар җәмәгатьчелеген борчыган темаларга пресс-конференцияләр уздыру, редакция эшчәнлегендә аерым юнәлеш булып тора.

"Татар-информ" мәгълүматлар агентлыгы үзенең эшчәнлеген 1990 елның 6 июнендә башлады, бу Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә беренче төбәк мәгълүматлар агентлыгы.

.tatar домены республиканы бөтендөнья интернет челтәрендә презентацияләү өчен ТРның мөмкинлекләрен куәтләү максатыннан Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 2013 елны теркәлде."Татар-информ" мәгълүматлар агентлыгының Татар редакциясе яңа доменда аның популярлашуына ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев