Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар тараканнары

Башымдагы тараканнар «Теперь не буду говорить про человека, что он глуп, а буду говорить о том, что он обижен тараканами». А.С.Пушкин. Бөек Кытай диварында Татарымның эзе калган. Ат өстендә гасыр кичкән, Ташка баскан сүзе калган. Башны чөяр горурлыгым Кадакланган җир астына. Мин татармын, дисәм, дөнья Кыргый, диеп, ник ятсына? Җиңелүләр...

Башымдагы тараканнар
«Теперь не буду говорить про человека, что он глуп, а буду говорить о том, что он обижен тараканами». А.С.Пушкин.
Бөек Кытай диварында
Татарымның эзе калган.
Ат өстендә гасыр кичкән,
Ташка баскан сүзе калган.

Башны чөяр горурлыгым
Кадакланган җир астына.
Мин татармын, дисәм, дөнья
Кыргый, диеп, ник ятсына?

Җиңелүләр белмәгән рух
Калкып куя ара-тирә.
Зур тарихлы бөек халык
Ясак түләп яши бирә.

Чигәләрне кыса шөбһә:
Урдабызны таратканнар...
Кайсы чорда туды икән
Башымдагы тараканнар?

Кирмәнебез капкалары
Дары исен онытмаган!
Минем инде күңел күгем
Мең биш йөздә болытлаган...

Казансуда бүген дә мин
Шәйлим әле кара каннар...
Биш гасырга соңга калган
Башымдагы тараканнар.

Татар бугазына чаклы
Эчәр су да, җыяр ризык.
Яшәү түгел - җан асрыйбыз -
Дәшми генә, эчтән сызып.

Мәйдан тотар акбүз атның
Ялын читләр тараганнар...
Бөек татар кавеменнән
Башымдагы тараканнар.
29.11.2016.
Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев