Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татар җыры" фестивале елның иң популяр җырларын ачыклады

Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче татар эстрадасы фестивалендә җиңүчеләр унҗиде номинациядә бүләкләнә. (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә барган "Татар җыры" XVII Халыкара фестиваленең икенче өлеше башланды. Унҗиденче тапкыр үткәрелгән тамашада унҗиде номинациядә җиңүче татар эстрадасы артистлары бүләкләнәчәк. Аларның шактые бүген "Алтын барс" сынына...

Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче татар эстрадасы фестивалендә җиңүчеләр унҗиде номинациядә бүләкләнә.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә барган "Татар җыры" XVII Халыкара фестиваленең икенче өлеше башланды.

Унҗиденче тапкыр үткәрелгән тамашада унҗиде номинациядә җиңүче татар эстрадасы артистлары бүләкләнәчәк. Аларның шактые бүген "Алтын барс" сынына лаек булырга өлгерде инде. Мисал өчен, "Үзенчәлекле проект" номинациясендә Ринат Гыйльфанов, "Интернет кибетләрдә иң күп сатылган җырлар" номинациясендә Артур һәм Марат дуэты җиңде.

"Елның иң популяр җыры" дип Эльмира Сөләйманова башкаруындагы "Балан ачы шул, балам" композициясе аталды. Җырчы сүзләренчә, ул әлеге бүләккә бишенче тапкыр лаек булган. Ир-ат башкаручылар арасында бу номинациядә Илдар Әхмәтовның "Әйтелмәгән әле сөюем" җыры җиңде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев