Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татар җыры” җиңүчеләре билгеле

XVII "Татар җыры" Халыкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, биредә 17 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунак булды.

Гөлназ Сәфәзрова белән Айваз Садыйков алып барды. Фестивалҗне Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов ачып җибәрде. Яшь җырчы Алина Сафина "Елның ачышы" номинациясендә "Алтын Барс"ка лаек булды. Ул "Сереңне сөйлә" җырын бик оста башкарды. "Яшьләр проекты" номинациясендә Рамил Закиров "Эх, дәрт бар иде" һәм Гөлназ Батталова "Җаным" җырлары белән җиңеп чыктылар.

"Иң яхшы видеоклип" номинаөиясендә Илназ Бахка җитүче булмады. Шушы ук номинациядә "Мәхәббәткә юк ара" җыры белән Сөмбел Билалова да җиңүче булып танылды.

Якташларыбыз Алсу һәм Азат Фазлыевларны яңа фатир алудан тыш, тагын бер тапкыр котларга җай чыкты. Алар "Иң яхшы дуэт" буларак җиңүгә ирештеләр.

Рөстәм Зөлкәрнаев "Үткәннәргә кире кайтып булмый" җыры белән "Иң яхшы лирик җыр" номинациясендә беренче булды. Шушы ук номинациядә хатын-кызлардан "Кара әле күзләремә" җыры белән Лилия Хәйруллина җиңде.

Рамил Галимҗанов "Елның романтик җырчысы" номинациясендә җиңүче булып танылды.

"Хит-парад"лар лидеры" Ришат Фазлыйәхмәтовка статуэтканы Рәзил Вәлиев тапшырды. Депутат кулыннан шундый ук бүләкне Иркә дә алды.

"Иң яхшы җырчы" номинациясендә Айрат Сафин һәм Азалия Зиннәтова җиңде. "Иң популяр автор-башкаручы" булып Ильмир Нәгыймов һәм Фирдүс Тямаев танылды. (Менә бит һәр ай саен РТСка концерт белән килүнең файдасы тигән!)

Инде бишенче тапкыр Эльмира Сөләймәнова "Елның иң популяр җырчысы" булып танылды. Ирләрдән бу номинациядә Илдар Әхмәтов җиңде.

"ТМТV"ның махсус призына Мөнир Рахмаев лаек булды. Ә Азалия Зиннәтова "Иң яхшы клип" авторы булып танылды. Илдар Хәкимов һәм Хәния Фәрхи-Биктаһирова "Татар радиосы"ның махсус призын алдылар.

Бу хакта Tatpressa.ru чыганагы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев