Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарлар язмышы – тасвирлау кенәгәләрендә

1552 елда Казан ханлыгын басып алучылар төрле баш күтәрүләрне бастыргач, 1565-1568 елларда салым түләтү, рекрутлар алу, үзләренә хезмәт иткәннәргә җирләр, кешеләр бирүне теркәүче тасвирлау кенәгәләре (русча X писцовые книги) яза башлыйлар. Беренче язылганнары Мәскәү шәһәре архивында сакланалар, Казан шәһәре архивында 11602-1603 еллар кенәгәсенең хәзерге кириллицага күчермәсе, ә КФУ китапханәсендә 1647-1656...

1552 елда Казан ханлыгын басып алучылар төрле баш күтәрүләрне бастыргач, 1565-1568 елларда салым түләтү, рекрутлар алу, үзләренә хезмәт иткәннәргә җирләр, кешеләр бирүне теркәүче тасвирлау кенәгәләре (русча X писцовые книги) яза башлыйлар. Беренче язылганнары Мәскәү шәһәре архивында сакланалар, Казан шәһәре архивында 11602-1603 еллар кенәгәсенең хәзерге кириллицага күчермәсе, ә КФУ китапханәсендә 1647-1656 еллар кенәгәсе саклана. Соңгы ике кенәгәдәге безнең яклар турындагы язмаларны мин Гатаулла бай йортындагы музей хезмәткәрләренә бирдем. Шул тасвирлау кенәгәләренә нигезләп, якташыбыз профессор Марсель Әхмәтҗанов үзенең "Татар археографиясе" исемле китабында түбәндәге мәгълүматны китерә: "Казан ханлыгын яулап алучылар аның халкына карата коточкыч христиан фанатлыгы белән шәфкатьсезлек күрсәтәләр. Аның нәтиҗәләрен без Казан шәһәре, Казан өязе, Зөя өязе тасвирлау кенәгәләре язмаларыннан күрәбез. Аларда 1552-1557 елларда Мәскәү хөкүмәте гаскәрләренең тыныч халыкка карата уздырган каратель сугышлары нәтиҗәсендә, электә 30 меңләп кеше яшәгән татар башкаласында бер татар да калмый - үтерелә, куып чыгарыла. Авыл җирләрендә "пустошь" дип аталган урыннар гына кала. Казан татарларының зур бер өлеше 1552 елдан соң чукындырылу өчен Великий Новгород, Вологда, Устюг һәм башка монастырьларга илтеп тутырыла. Аларны кыш җиткәч, туң елгаларының бәкеләре янына китереп чукынырга кыстаганнар. Чукынырга теләмәгәннәрен бәкегә батырып үтергәннәр.

Кыскасы, Казан арты Нократ елгасына кадәр бушап кала. Андка сакланган берничә бармак белән санарлык авылны атарга мөмкин. Менә шушы бушап к"алган зур мәйданда, озакламый урман, агачлар да үсеп китә. Бушап калган Казан артында безнең тарихчылар, этнографлар, сәнгать белгечләре яза торган "болгар традицияләре" сакланырга нигез калмый. Бүгенге Татарстанның Тау ягында, ул дәвердә хәлләр алай ук глобаль катастрофа дәрәҗәсенә җитмәгән була. Татарларны Зөя тирәсендәге аерым авыллардан кусалар да, аларны конкрет пунктларга беркеткәннәр. Әлбәттә, бу дәвердә татарны сыеклар өчен Зөя өязенә читтән урыслар, мордвалар, чуашларны да китереп урнаштырганнар. Соңыннан Казан артындагы татарларны кырып бетергәч, шулай ук Тау ягы татарларын, нугайларны (Исмәгыйльнекеләрне), урысларны күчереп утырталар. Татарларны Тау ягыннан Казан артына күчерү XVI йөз ахырыннан ук башлана. Бу күчеш хәрәкәтенә беренче чиратта Мәскәүгә хезмәт итәргә риза булган татарлар тартыла. Казан артындагы Кавал, Юртыш, Суксу, Тау Иле, Өҗем, Күккүз (Иске Тазлар авылының бер өлеше), Шыгале, Коллар, Пановка, Мокшы, Кудаш, Кәчимир, Уразлы, Каратай, Мүлме, Красна, Казаклар, Балтач, Салтык, Ерыклы, Чиремшән, Мөрәле, Турай һәм башка кайбер авылларны нигезләүчеләр Тау ягы морзаларыннан булганнар... Моннан тыш Казан артындагы Симетбаш, Күшәр, иске Мәңгәр, Иске Ашыт, Яңа Ашыт, Шыгале, Красна, Мәчкәрә, Бәрәскә, Шура һәм тагын кайбер авылларга Төмән (Темников), Хан Кирмән (Касыйм) өлкәләре татарларының күчерелеп утыртылу фактлары турында мәгълүматлар тупланды.

Казан ханлыгында булган фаҗигаләрдән соң, аның Казан артында яшәгән һәм басып алучылар кылычыннан котыла алганнары - яшәгән урыннарын ташлап Ык елгасының урта һәм түбән агымнары буйларын үзләштергәннәр. Шулай ук Казан ханлыгының иленнән куылган халкы Агыйдел елгасының һәр ике яры буйлап Уфа шәһәре астына кадәр килеп утырганнар. Бу хәл бүгенге көндә татар җыеннары картасында ачык күренә.

Күптән түгел Мәскәү архивыннан алынган 1762 елның июнендә узган өченче ревизия язуларын һәм 1716 елгы Ландрат язуларын өйрәндем. 1762 елгы ревизиядә Яңа Шашы авылында 89 ир-ат, 101 хатын-кыз яшәве язылган. Ревизиягә кадәр үк 7 гаилә Кунер-Пинер (хәзерге Күңгәр) авылына күчеп киткән. 2 гаилә читтән килеп Яңа шашы пүчинкәсендә төпләнгән. Биккол Апкаев исемле кеше 1746-1749 еллар арасында Казан өязе, Тау ягы Яңа Тинчәле авылыннан килеп Уразлы авылыннан Хәбибә исемле кызга өйләнгән, олы баласы Сабитка 12 яшь. Ул минем әнием ягыннан 6нчы буын бабам. Баязит Абдулов исемле кеше Алатыр уезды Өчкүл авылыннан (деревня Трех озер) килеп урнашып, Бәрәңге авылыннан Хәлимә исемле кызга өйләнгән.

Безнең як халкы республикабызның көньягында, көнбатышында яшәүчеләрне мишәрләр дип атый. Тулы булмаган тарихи документлар гына да үзебезнең тәннәрдә дә угрофиннар, мишәрләр каны кушылып агуын күрсәтә.

Марсель Әхмәтҗанов китабында XVIII гасыр азагында русларга әсирлеккә төшкән Кырым татарларының Олы Мәңгәр авылына күчерүләрен яза. Башта аларны авыл кешеләре читтәрәк урнаштырталар, соңрак бергә яшәргә рөхсәт итәләр. Моны мәңгәрләрнең борынгы шәҗәрәләре дә раслый.Ш Мәржәни исемендәге тарих институты директоры РафаэльХәкимов "АИФ" газетасына биргән интевьюсында кырым татарларының Иске Мәңгәр һәм Актаныш районының Әнәк авылларына китерелүләрен дә сөйләде. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең нәселендә кырым татарлары булу мөмкинлеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев