Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгында сөт җитештерү буенча лидер

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. (Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сылтама белән The DairyNews хәбәр итә. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул...

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Россиядә сөт җитештерү буенча лидер булган. Бу хакта Росстатка сылтама белән The DairyNews хәбәр итә.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанда 665,2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 3,5 процентка күбрәк.

Татарстаннан тыш Россия төбәкләре арасында топ-5тә Краснодар крае, Удмуртия Республикасы, Киров, Воронеж өлкәсе бар. Лидерлар унлыгына шулай ук Ленинград өлкәсе, Алтай крае, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы һәм Свердлау өлкәсе кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/22/146848/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев