Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан алдан тавыш бирә

12 май көнне җәмәгатьчелек Татарстан Республикасы праймеризында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итүнең старт алуы хакында хәбәр итте. Казанда "Татарстан - яңа гасыр" җәмәгать оешмасы да республика сәяси советының киңәйтелгән утырышында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын партия эчендә алдан тавыш бирүгә бердәм рәвештә тәкъдим итте. Аңлашылганча, соңрак ул Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп...

12 май көнне җәмәгатьчелек Татарстан Республикасы праймеризында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итүнең старт алуы хакында хәбәр итте. Казанда "Татарстан - яңа гасыр" җәмәгать оешмасы да республика сәяси советының киңәйтелгән утырышында Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын партия эчендә алдан тавыш бирүгә бердәм рәвештә тәкъдим итте. Аңлашылганча, соңрак ул Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтеләчәк. Кандидатлар тәкъдим итү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Кандидатуралар "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек турында килешүе булган җәмәгать оешмалары тарафыннан күрсәтелә ала. Шул ук вакытта праймеризда үз-үзен тәкъдим итүчеләр дә катнашырга мөмкин. Инде берничә җәмәгать оешмасы бу вазифага Татарстанның гамәлдәге лидеры - Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Президентлыкка кандидат итү карарын кабул итте. Моңарчы ук Россиядә беренче тапкыр "Бердәм Россия" партиясе праймериз - алдан тавыш бирү үткәрде. Дөреслектә, безнең илдә праймеризны бары "Бердәм Россия" генә үткәрә дә. Быел "Бердәм Россия"нең төбәктәге сәяси советы Татарстан Республикасы Президенты вазифасына праймериз үткәрүнең яңа форматын билгеләде. Шунысы да билгеле булсын, биредә төп таянычлары җәмәгатьчелек фикере булды. Бу тәкъдимне исә, "Президент белән бергә" җәмәгать хәрәкәтенең координацион советы ясады. Җәмәгатьчелек фикере тәкъдиме буенча праймеризны, составына республиканың җәмәгать оешмаларыннан вәкилләр һәм билгеле җәмәгать хезмәткәрләре кергән инициатив төркемнәр үткәрә. Биредә шуны билгеләргә кирәк, Татарстан Республикасы иң югары вазифаи затка кандидат тәкъдим итү буенча партия эчендә вәкиллекле тавыш бирүне җәмәгатьчелек оештырган Россиянең беренче төбәге булды. Аңлашыладыр, җәмәгать оешмалары вәкилләре Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ышаныч белдерәләр, аның республика үсешенә юнәлдерелгән стратегиясенә ярдәм итәләр. Киң җәмәгатьчелек фикеренчә, республиканың эзлекле үсеше һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләре, башлыча, Рөстәм Миңнехановның казанышлары белән бәйле. Инде алдан хәбәр иткәнчә, "Бердәм Россия" партиясе безнең районның барлык авыл җирлекләрендә дә җирле депутатлыкка кандидатларны ачыклау буенча алдан тавыш бирүләр уздырды. 20 май көнне Олы Әтнә авыл җирлегендә дә праймериз узды. Праймеризда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин һәм башка рәсми җитәкчеләр дә катнашты. Праймериз - инглиз сүзе, беренчел дигәнне аңлата. Кыскасы, праймериз сайлауларга партиядән бердәнбер кандидат булып баручыны ачыклау йөзеннән уздырыла. Соңыннан сайланган кандидатлар арасыннан бердәнберен гади тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Сайлауларда партия кандидатлары бер-берсенең тавышын алмасын өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев