Татарстан авыл хуҗалыгы тармагына 285 миллион сум күләмендә субсидия бирелә
Субсидия Россия авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга юнәлдерелә.
(Казан, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары Россия авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга 285 ммллион сум күләмендә субсидия алачак.
Бу хакта Россия «Росспецмаш» Махсус техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр ассоциациясе PR-хезмәте җиткерә. Әлеге субсидия Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү күләмен киметүдән качу мөмкинлеге бирәчәк, дип фараз кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев