Әтнә таңы

Татарстан бюджетына да салынмаган. “Минималка” булмаска да мөмкин

....Закон димәктән, әле Россия Думасы минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан ким булмаска тиешлеге турындагы закон проектын хуплады. Шулай итеп, финанс министры Р.Гайзатуллин әйтүенчә, "минималка" 11 мең 163 сум булырга тиеш. Моны түләү өчен 1,5 млрд сум акча кирәк икән. Тик менә Дума закон кабул итсә дә, аңа В.Путин кул куймаган...

....Закон димәктән, әле Россия Думасы минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан ким булмаска тиешлеге турындагы закон проектын хуплады.

Шулай итеп, финанс министры Р.Гайзатуллин әйтүенчә, "минималка" 11 мең 163 сум булырга тиеш. Моны түләү өчен 1,5 млрд сум акча кирәк икән. Тик менә Дума закон кабул итсә дә, аңа В.Путин кул куймаган әле. Бәлки, шуңа күрәдер, әлеге сумма Татарстан бюджетына да салынмаган. Әмма, өметне өзмик, Владимир Владимирович бу законны имзаламый калмас, ни дисәң дә сайлаулар якынлаша бит. Ә халыкның яхшырак яшәргә хакы бар. Аның әле тагын күп нәрсәгә хакы бар. Шуларның берсе турында депутат Артем Прокофьев аңлатырга тырышты, Татар­станның дүрт шәһәре мэрларын халык турыдан-туры үзе сайлап куярга тиеш, диде.

Тиеш нәрсәләр күп инде ул. Әмма, җирле үзидарәдә һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе А.Хәбибуллин аң­латуынча, турыдан-туры сайлаулар Конституция суды позициясе белән туры килми. Депутат җирле үзидарә оештыруга кагылышлы төрле законнарны, норматив актларны телгә алды, әмма, алдан ук гафу үтенәм, мин аның чыгышын тәгаен генә аңлап бетер­мәдем. Ярый әле, Фәрит Хәй­рулла улы мэрларны ту­ры­дан-туры сайлау өчен иң әүвәл бюджет-финанс, салым системасына үзгәрешләр кертергә кирәклеген бер-ике сүз белән аңлатып бирде. Уйлавымча, без халык кемне теләсә - шуны сайлап куярлык дәрәҗәдә өлгермәгәнбез әле. Аннан соң, Фәрит әфәнде әйтмешли, мэрларны сайлап куеп кына күктән бәхет ишелеп төшмәс. Иптәш Прокофьев нинди илдә яшәгәнен онытып җи­бәргән, ахрысы "хакимият вертикале"нә шулай кизә­нергә ярый ди мени!

Реклама


Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгышын тыңлагач, мэрларны турыдан-туры сай­лаулар, гомумән, бик кеч­кенә мәсьәләгә әйләнеп калды. Күз алдыгызга китерегез, узган ел аңа 3985 мөрәҗәгать кергән, бу 2016 ел белән чагыштырганда 12 процентка артык. Көн саен уртача 11 мөрәҗәгать дигән сүз бит бу. Ә Сәрия ханымны борчырга теләмәгән гражданнарыбыз күпме әле! "Ачык Татарстан" порталындагы "Халык кон­троле"нә дистә меңләгән электрон мөрәҗәгать кер­гән. "8 меңе хәл ителгән иде, тагын 12 мең өстәлде", - ди Сәрия Харис кызы. Бер уйлаганда, бу хәтле язышуны халык хаки­мияткә ышана, өмет­ләнә, дип тә кабул итәргә мөмкин, барыбер файдасы булмаячак, дип кул сел­тә­миләр бит әле. Вәкил чыгышыннан аңлашылганча, иң күп шикаять торакка хокуклар бозылу белән бәйле. Икенче урында - халыкны социаль яклау мәсьәләләре. Өченче урында суд карарларыннан риза булмау. Хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары да арта төшкән. Сәрия Харис кызы китергән гыйбрәтләрне санап тормыйм, кәеф кенә китәчәк. Мин тагын парламентыбыз рәисе турында уйлап куйдым әле. "Законнарны бергә язабыз" дигән проект башлап үзенә нинди зур җаваплылык өстәячәген чамалый микән ул?

Башын-ахырын укый аласыз:

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=359

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: