“Татарстан өчен оялып кайттым”
"Камал театрына "Кыю кызлар" спектаклен карарга баргач, театр өчен генә түгел, республикабыз өчен оялып кайттым", - ди күршем, эшмәкәр Камил Маликов. Ел буе инвалидлар өчен "Уңай мохит" тудырабыз, читтә яшәүче татарларның тормышын яхшыртырга булышабыз, дип сөйләшәләр. Үзебездә яшәгән татарларның тормышын яхшыртсыннар иде, һичьюгы мөмкинлеге чикле булган, коляскада йөрүчеләребез турында онытмасыннар...
"Камал театрына "Кыю кызлар" спектаклен карарга баргач, театр өчен генә түгел, республикабыз өчен оялып кайттым", - ди күршем, эшмәкәр Камил Маликов.
- Ел буе инвалидлар өчен "Уңай мохит" тудырабыз, читтә яшәүче татарларның тормышын яхшыртырга булышабыз, дип сөйләшәләр. Үзебездә яшәгән татарларның тормышын яхшыртсыннар иде, һичьюгы мөмкинлеге чикле булган, коляскада йөрүчеләребез турында онытмасыннар иде. Күшәр авылында яшәүче, шәфкать туташы булырга укып йөргәндә авариягә очрап, инвалид коляскасында калган, бик матур шигырьләр язучы якташыбызны спектакль карарга алып бардык. Очраклы гына спектакль карыйсым килә, дигәнен ишеткән идем. Тәкъдим иткәч, Рүзия каршы килмәде. Киресенчә, бик сөенде. Алдан Казанга барып билетлар алдык, алган вакытта ук "Коляскада йөрүче дустыбызны алып киләбез, читен булмасмы, мөмкинлекләр бармы?" -дип сораштык кассирдан. "Бөтен уңайлыклар да бар", - дигәч сөендек. Чынлап ышандык, чөнки үзебезнең район үзәгендә инвалидлар өчен күп эшләнде. Больницада бигрәк уңай. Ә монда башкала, мәшһүр татар театры. Бардык. Тик бернинди уңайлыклар да күрмәдек. Иң элек күтәрелә торган җайланмалары эшләми, күтәреп мендек. Билетыбызны үзебезнекен дә кырыйдагы урыннарга, Рүзия янәшәбездә булыр, дип алган идек. Администратор безне анларга теләмәде, керүче-чыгучыларга уңайсыз була, дип колясканы куйдыртмады. Читкә куйдылар. Рүзиябез горур, сиздерә торганнардан түгел, гел елмая. Ә без оялдык, ник килгәнебезгә үкендек. Спектакль бик әйбәт, сүз юк. Артистлар бик яхшы уйныйлар. Күңелгә тия торган менә бу вакыйгалар да булмаса", - ди ул.
- Спектакльләре бик ошады. Камил дөрес әйтә, авыр булды. Лифтлары (җайланма дисәң дөресрәк булыр) була торып, егетләр коляскам белән күтәреп йөрттеләр. Уңайсыз, әлбәттә. Узләре дә уңайсызланды, "Язып та карадык, тик министрлыктан рөхсәт ала алмыйбыз шуны эшләтергә", диделәр. Югыйсә, бар бит ул. Һаман шул кәгазь эшенә төртелеп кала. Ә дусларыма рәхмәттән башка сүзем юк, исән-сау булсыннар", - ди Рүзия үзе.
Бер мичкә балны бер кашык дегет боза, диләр. Бәлки бу язмамны җаваплы, әлеге хезмәтне башкарып җиткерергә тиешле белгечләр укып, мәсьәлә хәл ителер. Артистлар үзләре дә уңайсызлана. Ә инвалид коляскасында утыручыларның хис-тойгыларын аңлатып та булмый. Кеше хәлен үз башына төшмәгән белми шул.... Елмаймыйча нишлисең?!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:11Сөт саву арта 25 май көненә Татарстан буенча көнлек тулай савым 4222,1 тонна тәшкил итә.5800
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән5400
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.6600
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.9700
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.18800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.13300
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.19600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.18500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10200
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6300
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.13501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.11400
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10200
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада узаИгътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.7800
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.43000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.36700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика