Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сугыш балалары турында"гы закон проекты карала – “Әтнә таңы”

Бу - V чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиядәге соңгы утырышы Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышы була. Көн тәртибенә 27 мәсьәлә кертелгән. Алар арасында 16 Татарстан закон проекты, 8 федераль закон проекты, Федерация субъектларының закон чыгару башлангычлары һәм берничә башка мәсьәлә бар. "2016 елга ТР бюджеты турында", "2016...

Бу - V чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиядәге соңгы утырышы

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышы була. Көн тәртибенә 27 мәсьәлә кертелгән. Алар арасында 16 Татарстан закон проекты, 8 федераль закон проекты, Федерация субъектларының закон чыгару башлангычлары һәм берничә башка мәсьәлә бар. "2016 елга ТР бюджеты турында", "2016 елга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында", "ТР Иҗтимагый палатасы турында", "Мәгариф турында" һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектлары беренче укылышта каралачак.

"ТРда ветеринар эш турында", "ТРда яшьләр һәм яшьләр сәясәте турында", "ТРда мәдәни мирас объектлары турында"гы ТР законнарына кертелә торган үзгәрешләр икенче укылышта карала.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына "Сугыш балалары турында"гы федераль закон проектын кертү буенча закон чыгару башлангычы турында фикер алышу булачак.

Казан, 28 июнь, «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев