Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашу 12.00 сәгатькә 30 процентка җитте

6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның саны 12.00 сәгатькә 29,55 % тәшкил итте, ягъни 867,4 мең сайлаучы тавыш бирде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.

8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар уза. Сайлаулар катнаш система буенча уза. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән яки үз-үзләрен күрсәтүчеләрдән 430 кандидат дәгъва кыла. Республикада 2811 сайлау участогы эшли. Тавыш бирү 7.00 дән 20.00 гә кадәр уза. Тавыш бирүнең үтәкүренмәлелелен 28 мең күзәтүче, комиссия әгъзалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар барышында хокук бозулар теркәлмәгән, шикаятьләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев