Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан экология министры: “Җир сәгате” акциясендә ярты миллион экономияләргә мөмкин

Татарстан һәр елны уздырыла торган энергия саклау акциясендә Россиянең иң актив төбәге санала. 25 мартта бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы "Җир сәгате" экология акциясе уздырылачак. Татарстанның анда ничек катнашуы һәм кайсы дәүләт учреждениеләренең бер сәгатькә утсыз калачагы турында «Татар-информ»га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев...

Татарстан һәр елны уздырыла торган энергия саклау акциясендә Россиянең иң актив төбәге санала.

25 мартта бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы "Җир сәгате" экология акциясе уздырылачак. Татарстанның анда ничек катнашуы һәм кайсы дәүләт учреждениеләренең бер сәгатькә утсыз калачагы турында «Татар-информ»га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.

Министр сүзләренчә,Татарстан Россия субъектлары арасында системалы һәм программалы нигездә энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә лидерлар позициясендә тора. «Татарстан энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә лидерлар сафында, без тизлекне киметергә тиеш түгел. Сизелерлек нәтиҗәләр «Татарстан Республикасында энергосаклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру» озак вакытлы максатчан программасын тормышка ашыруда ирешелә. Ул 2020 елга кадәр каралган. "Җир сәгате" акциясендә катнашу - табигать мохитен һәм кеше тормышында экологик шартларны яхшырту эше пунктларының берсе», - дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев, барлык татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга чакырып.

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан - республиканың барлык җитәкчелеге әлеге акцияне хуплаган аз санлы төбәкләрнең берсе. Тулысынча «Казан Кремле» тыюлыгы архитектура-сәнгать, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм башка министрлыклар, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залы, IТ-парк һәм күпсанлы башка объект биналарында утлар сүндерелеп торачак. Акциягә һәрвакыт Казан мэриясе, район хакимияләре һәм Казан ратушасы кушыла», - дип сөйләде Татарстан экология министры.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/22/137200/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев