Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде

Палаткалы шәһәрчектә алар 4 сентябрьгә кадәр яшәячәк. (Мәккә, 30 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның 1700 хаҗие кабат ихрам хәленә керде, ир-атлар ике ак тукыма кисәгенә киенде. Аннары аларны автобусларда Мәккә кунакханәләреннән Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә алып килделәр. Биредә алар 19нчы секторда яшәячәк. 31 августта Хаҗның кульминацион өлеше - Гарафәт көне узачак....

Палаткалы шәһәрчектә алар 4 сентябрьгә кадәр яшәячәк.

(Мәккә, 30 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның 1700 хаҗие кабат ихрам хәленә керде, ир-атлар ике ак тукыма кисәгенә киенде. Аннары аларны автобусларда Мәккә кунакханәләреннән Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә алып килделәр. Биредә алар 19нчы секторда яшәячәк. 31 августта Хаҗның кульминацион өлеше - Гарафәт көне узачак. Таң вакытында хаҗилар үзәнлеккә киләчәк. Гарафәт көнен дога һәм тәүбәдә үткәрсәң, хаҗ кабул кылынган булып санала.

Кояш баегач, изге сәфәрдә булучыларны Мөздәлифә үзәнлегенә алып киләчәкләр, анда алар таң атканчы булачак. 1 сентябрьдә, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар, Минага кайтып, шайтанны символлаштыручы Җәмәрат дигән зур баганага таш атачак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, ә алар үзләре чәч-тырнакларын кисеп, ихрам халәтеннән чыгачак. Төнлә алар Мәккәгә барып, тагын бер кат "Әл-Хәрам" мәчетендә булачак. Биредә хаҗилар билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнеп, Сафа һәм Марва таулары арасындагы юлны үтәчәк.

"ТР МДН Хаҗ" оешмасы генераль директоры Ранис Вахитов белдергәнчә, Татарстан табибларының Мина үзәнлегендә медицина ярдәме пункты булачак. Биредә авыруларны тәүлек әйләнәсендә терапевт һәм кардиологлар кабул итәчәк.

Әлеге илнең табиблары һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре тиз хәрәкәт итә, өстәвенә, быел республиканың палаткалары Мина хастаханәсенә якын тора, дип җиткерде ул.

Быел Мәккәдә бөтен дөньядан рекордлы сандагы хаҗилар - 3, 5 миллион кеше килгән. Согуд Гарәбстанында булу кызу һава торышы белән авырлаша, хәзер биредә 40 градус җылылык. Шуңа күрә хаҗ оештыруга аеруча игътибар бирелгән.

Мина үзәнлегендә дөньядагы иң зур палатка шәһәрчеге урнаштырылган. Аның территориясендә кондиционер белән җиһазландырылган дистәләгән мең палатка куелган. Мина Гарәфәт тавы һәм Мәккә шәһәре арасында урнашкан. Россия зонасында быел 23 500 кеше яшәячәк. Шуларның 1700е - татарстанлылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/30/147357/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев