Әтнә таңы

Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә

8 мартны бәйрәм итү сәбәпле, бу атнада Татарстан халкы өч көн эшләячәк. (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү сәбәпле, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. "РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм...

8 мартны бәйрәм итү сәбәпле, бу атнада Татарстан халкы өч көн эшләячәк.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү сәбәпле, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

"РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм ялы булып санала. Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм бәйрәм ялларын рациональ куллану өчен, РФ Хөкүмәте карары белән 2018 елда, 6 гыйнвар, шимбә көне ял буларак 9 март, җомга көнгә күчерелде" - диелә хәбәрдә.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, эш көне булып саналмаган бәйрәмгә каршы эш көне яки смена бер сәгатькә кыскара. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март ял көннәре булып санала. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: