Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икътисад министры: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда проблемалар юк

Милли проектлар буенча эшләрне башкаруга 96% тан артык контракт төзелгән.

Милли проектларны тормышка ашыру берни дә янамый, чөнки контрактларның күбесе инде төзелгән. Бу хакта бүген парламент тыңлауларында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Бүгенге көндә илкүләм проектлар буенча төзелергә тиешле контрактлар өлеше 96% тан артып китә. Без милли проектларны гамәлгә ашыруның нинди дә булса куркынычын күрмибез»,-дип ассызыклады Шаһиәхмәтов.

Быел Татарстан 11 милли проектта катнаша, алар ярдәмендә 50 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Тиздән Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары киләсе этапка әзерләнә башлаячак.

«2021 елда эшне актив рәвештә башларга: объектлар исемлеген төзергә, РФ Президентының „2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында“Указын үтәү өчен, 2030 елга кадәр булган күрсәткечләрне ачыкларга кирәк. Эш актив алып барыла", - дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Элегрәк Татарстанда илкүләм проект буенча пычранган җирләрне торгызачаклар һәм чүплекне рекультивацияләячәкләр дип хәбәр иткән идек инде

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/15-10-2020/minekonomiki-tatarstana-ne-vidit-riskov-dlya-realizatsii-natsproektov-5778945

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев