Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан хастаханәләренә ашыгыч ярдәм машинасы ачкычлары тапшырылды

Казан һәм Чаллы шәһәрләренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү стацияләре, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч, Менделеевск район хастаханәләренә яңа транспорт бирелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә 17 яңа тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобильләре ачкычларын тапшырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы каршындагы мәйданчыкта узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.

Ләйлә Фазлыева ассызыклаганча, быел, авырлыкларга карамастан, федераль һәм республика программалары ярдәме белән Татарстан 100 яңа тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобильләре алган.

Машиналар алты хастаханәгә бирелә: Казан һәм Чаллы шәһәрләренең тиз медицина ярдәме күрсәтү стацияләре, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч, Менделеевск район хастаханәләре. Барлык машиналар да заманча медицина җиһазлары белән җиһазланган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә 419 берәмлек санитар транспорты бар. Шуларның 29ы РФ Хөкүмәте карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшү максатында алынган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/11-09-2020/tatarstan-hastahan-l-ren-ashygych-yard-m-mashinasy-achkychlary-tapshyryldy-5770355

Фото: https://tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев