Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Хөкүмәтендә легаль булмаган таксиларны «кулга алу» мәсьәләсен тикшерәләр

Бүгенге көндә мондый алым транспорт законнарын бозган өчен пассажир автобусларына карата кулланыла.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда пассажирларга законсыз төстә хезмәт күрсәтүче таксиларны «кулга алу» мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Шунысы кызганыч, безнең бары тик «Д» категориясенә караган, урыннар саны 8дән артып киткән транспорт чараларын гына тикшерергә хакыбыз бар. Җиңел автомобильләр, такси – болар инде ЮХИДИ, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы компетенциясендә. Әлбәттә, анда эш фронты бик җитди. Әлеге мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров рәислегендә узган эшче төркем утырышында да күтәрелде. Утырышта автобусларны гына түгел, таксиларны «кулга алу» мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар», - диде Рамазанов.

Ул билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә мондый алым әлеге категориягә караган транспорт чараларына карата да кулланылачак, чөнки Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында таксиларны «кулга алу» тәҗрибәсе шактый киң кулланыла

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-07-2020/tatarstan-h-k-m-tend-legal-bulmagan-taksilarny-kulga-alu-m-s-l-sen-tiksher-l-r-5758588

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев