Әтнә таңы

“Татарстан Конституциясенең кадере еллар узган саен артырга тиеш” – Татарстанның төп документына 27 ел

Бүген Татарстан Республикасы Конституциясенә 27 ел. 126 маддәдән торган төп законыбыз 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА Фото: "Татар-информ"

Бүген Татарстан Республикасы Конституциясенә 27 ел. 126 маддәдән торган төп законыбыз 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. 

1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәннән соң, Татарстан Конституциясен язу зарурилыгы туа. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша. Яңа Конституцияне язу катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла.

Яңа Татарстан Конституциясе проекты 1991 елның 31 декабрендә киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә теркәлә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә карала. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе Югары Совет тарафыннан кабул ителә.

 

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, билгеле татар шәхесләре төп документыбызның әһәмиятен искәртә.

 

Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров:

 

– Татарстан Конституциясенең кадере еллар узган саен артырга тиеш, чөнки Конституция ул – киләчәгебезне билгели торган юл. Анда аның иң кирәк моментлары калган, үзебезнең гражданлык, Татарстанның суверенлыгы күрсәтелгән. 

Татарстан бүген пионер, аңа карап торалар. Аннан өйрәнәләр. Шунлыктан без Конституциябезгә таянып, каршылыкларны лаеклы рәвештә үткәрергә тиешбез.

 

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев:

 

– Конституция – төп законыбыз. Турыдан-туры Конституция кабул итүдә катнашкан депутат буларак, аның һәр маддәсе миңа кадерле. 

Шулай да, без, әдәбият-сәнгать әһелләре өчен, аеруча кадерлеләре бар. Без 2002 елда Конституциягә үзгәрешләр керткәндә, аның яңа редакциясен эшләгәндә, депутат Туфан Миңнуллин белән бергәләп, Конституциягә өстәмә маддә кертү турында тәкъдим белән чыктык. Бу статья безгә аеруча кадерле. Ни өченме?

 

Татар халкының дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши, ә Татарстаннан читтә яшәүче татарларга без ничек ярдәм итә алабыз? Алар бит бездән ярдәм көтә: дәреслекләр, иҗат әһелләре, театрлар килүен көтә, милли кадрлар әзерләүдә ярдәмгә өметләнә. Моңа кадәр без Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләргә закон нигезендә ярдәм итә алмый идек, чөнки бер генә законда да бу турыда язылмаган иде. Моны истә тотып тәкъдим иттек: “Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә” дигән 14 нче статья бу. Ул бик күп бәхәсләрдән соң кабул ителде.

 

Безнең Татарстанда югары уку йортлары бик күп, читтә яшәүче татар яшьләре безнең югары уку йортларында укырга тели. Конституциядә бу статья булгач, шуңа нигезләнеп, алар өчен аерым ташламалар күздә тотыла. Мәсәлән, Кытайдан, элекке союздаш республикалардан – Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан, Төркмәнстаннан да студентлар килеп белем ала.

Реклама

 

Икенчедән, иҗат коллективларын гастрольләргә чыгарганда да, Конституция моңа мөмкинлек бирә. Гомумән, бу безнең татар халкын бер рух тирәсенә туплау өчен бик тә төпле нигез булды.

 

Конституциянең телләргә кагылган статьялары да кадерле. Ул да булса, Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез күләмдә укытылырга тиеш, дигәне. Бу мәсьәлә буенча 2004 елда Россия Конституцион судында утырыш та булды. Казанда берәү, балам татар телендә укырга теләми, дип ризасызлык белдергән иде. Әмма ләкин Россия Конституцион суды, Татарстан Конституциясендәге татар һәм рус телләре мәктәпләрдә бертигез күләмдә укытылуы турында статьясы Россия Конституциясенә каршы килми, дигән карар чыгарды. 

 

Безнең Конституциянең проблемалары да бар: аның иң зур җитешсез ягы – Конституциянең 100 процент тулысынча гамәлгә ашмавында. Заманында бер классик: “Россиядәге законнар бик яхшы, әмма алар тулысынча тормышка ашмый” дип әйткән булган. Безнең киләчәктә төп максатыбыз – Конституцияне тулысынча гамәлгә ашыру.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев:

– Конституция – ул дәүләтнең тормыш законы. Безнең Татарстанның үз Конституциясе бар икән, димәк, ул үзебезнең дәүләтчелегебезнең бер дәлиле. Заманында ул дулкынланып кабул ителгән иде. Кызганыч, безнең җәмгыятьтә барлык законнар да үтәлми. Россия, Татарстан Конституцияләренең дә кайбер маддәләре төгәл үтәлеп бетми.

Шулай да, Конституциябез тулысынча канәгатьләндерде дип әйтәм. Нигездә, Конституция – ул кагыйдә, какшамас нигез. Конституцияне олылап, хөрмәтләп яшәргә тиеш. Һәрбер демократик дәүләттә шундый күренеш булырга тиеш дип саныйм.

Тарих белгече Айрат Фәйзрахманов:

– Конституциябез тарихи әһәмияткә ия, чөнки ул мөстәкыйльлекнең, Татарстан моделенең аерылгысыз бер өлеше. Декларация, Конституция һәм 1994 елгы Шартнамә – болар сәяси модельнең нигезләре булып тора. Ничек кенә булмасын, ул нигезләр һаман да бар. Кайбер маддәләр алмашынды, үзгәрде, нәрсәдер алынды, әмма бу маддәләрдән нәрсә калды – Президентыбыз булу. Президент ул бары тик ниндидер вазифа гына түгел, институт. Кызганыч, ул институт башка төбәкләрдә инде юк.

Тышкы икътисад эшләрен алып бару мөмкинлеге Конституциябездә язылган. Моңа нигезләнеп, Татарстан эш итә. Татарстан, федерациянең башка субъектларына караганда, икътисади яктан уңышлы субъект булып тора. Моның хокукый нигезе Конституциядә язылган.

Шөкер, Конституциядән алынмаган маддә – Россия Федерациясе белән элемтәне Шартнамә нигезендә алып барабыз. Юристларда “спящая норма” дигән төшенчә бар. Ул бар, һәм ул мөмкинлекне кайчандыр файдаланып буладыр. Конституциядә бертигез дәүләт телләре булу зур әһәмияткә ия. Бөтен республикаларда да дәүләт телләре дигән төшенчә юк. Дагыстан, Карелиядә юк. Әгәр ул төшенчә юк икән, дәүләт телләре турында закон да юк, нәрсәнедер таләп итү дә мөмкин түгел. Татар теленең тигез хокуклы тел булу, ике телдә язмалар булу, дәүләт органнарының ике телдә эш алып бару таләбен куябыз бит. Үтәләме-юкмы, анысы икенче мәсьәлә, ләкин бу таләпнең хокукый нигезе Конституциядә ята. Әгәр норма Конституциядә булмаса, әлбәттә, аны таләп итү мөмкин дә булмас иде.

Тарихи әһәмияткә кайтканда, Татарстан Конституциясе Россия Конституциясеннән иртәрәк кабул ителде. Ул Россиягә федератив юлдан бару буенча күрсәтмә бирде дип әйтергә була. Үземнең фән җитәкчесе Индус Ризаковичның сүзләрен һәрдаим кабатлап торам: “Татарстан Россияне федератив үсеш рельсларына куйды”. Әлбәттә Конституциянең роле монда зур. Россия Конституциясе кабул ителгәндә, башка республикаларның Конституцияләре дә Татарстан тәҗрибәсенә игътибар итте.

 

 

Конституция тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә; федерализм принципларында демократиянең ныгу, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра.

Татарстан Республикасы Конституциясе җиде кисәктән гыйбарәт:
1. Конституциячел корылыш нигезләре.
2. Кеше һәм гражданның төп хокуклары, ирекләре һәм бурычлары.
3. Административ-территориаль корылыш.
4. Дәүләт хакимиятен оештыру.
5. Җирле үзидарә.
6. Татарстан Республикасының дәүләт символлары һәм башкаласы.
7. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе.

Татарстан Республикасы Конституциясе тексты белән сез Татарстан Дәүләт советы сайтында таныша аласыз. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//seyeset/tatarstan-konstitutsiyasene-kadere-ellar-uzgan-saen-artyrga-tiesh-tatarstanny-t-p-dokumentyna-27-el/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: