Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татарстан Кроссы-2017”

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район халкын күмәк рәвештә спорт һәм физкультурага тарту, район җирлегендә спортны популярлаштыру максатыннан чыгып, 16 сентябрь көнне "Татарстан Кроссы-2017" күмәк ярышларын үткәрә. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Регистрация - 9.00дә. Әлеге чарада һәр оешмадан ике кеше һәм җитәкче катнашачак. Ярышлар ирләр һәм...

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, район халкын күмәк рәвештә спорт һәм физкультурага тарту, район җирлегендә спортны популярлаштыру максатыннан чыгып, 16 сентябрь көнне "Татарстан Кроссы-2017" күмәк ярышларын үткәрә. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Регистрация - 9.00дә. Әлеге чарада һәр оешмадан ике кеше һәм җитәкче катнашачак. Ярышлар ирләр һәм хатын-кызлар арасында 30 яшькә кадәр, 31дән 45 яшькә кадәр, 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уза, VIP-йөгереш тә була. Бәйгене оештыручылар VIP-йөгерештә бары җитәкчеләр генә катнаша дип басым ясый. Хатын-кызлар өчен дистанция - 1000 метр, ир-атлар өчен - 2000 метр. Беренче, икенче, өченче урын алучыларны бүләкләр көтә. Белешмә өчен телефоннар - 2-10-48.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев