Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итте

Мәдәният елы уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итә. «Мәдәният» һәм «Казан - 2014 елда төрки дөнья башкаласы» дигән конкурс ел дәвамында барачак. Биредә мәдәният вакыйгаларын яктырткан каләм осталары катнаша ала, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар. Показать полностью.. Әлеге уңайдан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: «Быел эшебез бик күп, ә 2014...

Мәдәният елы уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы конкурс игълан итә. «Мәдәният» һәм «Казан - 2014 елда төрки дөнья башкаласы» дигән конкурс ел дәвамында барачак. Биредә мәдәният вакыйгаларын яктырткан каләм осталары катнаша ала, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.

Әлеге уңайдан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: «Быел эшебез бик күп, ә 2014 ел вакыйгаларга бай булачак. Мәдәният елы һәм Казан төрки дөнья башкаласы дип игълан ителгән елга планнарыбыз, башкарырга ниятләгән эшләребез белән даими таныштырып барачакбыз. Узган һәм буласы чараларыбыз турында фикер алышабыз, сезнең бәягез, тәкъдимнәрегез безгә һәрчак кирәк, тәнкыйтегезне ишетеп, вакытында җитешсезлекләребезне төзәтергә, күпсанлы актуаль сорауларыгызга җавап табарга тырышабыз. Республикада һәм бөтен татар дөньясында булган мәдәни вакыйгалар республика һәм федераль басмаларда дөнья күрә. Сез һәрчак безнең таянычыбыз булдыгыз!» - диде министр.

Журналистлар белән очрашу вакытында Мәдәният елы һәм «Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы чаралары турында фикерләр яңгырады.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев