Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Башкортстан мөселманнарына: Туган телгә һәм милләткә хыянәт итмәгез

Җомгага җыелган милләттәшләр һәм башкорт кардәшләр алдында мөфти туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде.

Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды.  Башкортстан башкаласына имам-хатыйб  Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килде, дип хәбәр итә  Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомгага җыелган  ике милләт кешеләре алдында  мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде.

Вәгазен тәмамлап, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтә: «Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту — Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу — мөселманның иң зур бурычларның берсе ул", -дип, җомга намазын алып барды.

Аңа ияреп Башкортстанда яшәүче 400дән артык мөселман гыйбадәт кылды.

https://tatar-inform.tatar/news/religion/06-03-2020/tatarstan-m-ftie-bashkortstan-m-selmannaryna-tugan-telg-m-mill-tk-hyyan-t-itm-gez-5727487 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев