Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкын Ураза Гаете белән котлады.

Хөрмәтле кардәшләр! Быел Ураза-бәйрәм 17 июльгә туры килә. Ул ислам динендә иң хөрмәткә ия бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае иң озын көн һәм иң кыска төннәргә туры килде. Моңа карамастан, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итеп бик күп мөселманнар Ураза тоттылар. Бүген - зур бәйрәм. Хәзер мөселманнарның күңелләре ышаныч, иман чисталыгы белән...

Хөрмәтле кардәшләр!

Быел Ураза-бәйрәм 17 июльгә туры килә. Ул ислам динендә иң хөрмәткә ия бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае иң озын көн һәм иң кыска төннәргә туры килде. Моңа карамастан, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итеп бик күп мөселманнар Ураза тоттылар.

Бүген - зур бәйрәм. Хәзер мөселманнарның күңелләре ышаныч, иман чисталыгы белән тулы. Чөнки сәхәрдән алып авыз ачканчы мөселман динебез кушкан юлдан тайпылмый. Пәйгамбәребез г.с.в. дә заманында: "Ураза тотучыда ике шатлык - сәхәр һәм авыз ачу вакыты", - дигән.

Хөрмәтле мөселман халкы! Рамазан - һәркемгә изге юлга басып, рух ныклыгы алу мөмкинлеге бирде. Дин кардәшләребезнең күбесе бу айда начар гадәтләрдән, тел очларындагы начар сүзләрдән арынды. Күп вакытны гаиләләре белән яки мәчетләрдә уздырдылар. Пәйгамбәребез дә: "Өммәтемдә Рамазан аендагы изгелекләренең никадәр саваплы булуын белсәләр, аның ел буена сузылуын теләрләр иде", - дигән.

Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын, бу бәйрәм көннәрендә безнең тырышлыкларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны гафу итсен иде.

Безгә, җирдә яшәүчеләргә тыныч күк йөзе һәм сәламәтлек, ә безнең күпмилләтле халкыбызга яхшы тормыш бүләк булсын. Бәйрәм рухы һәр өйгә үтеп керсен. Әмииин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев