Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан мөфтие: Рөстәм Миңнеханов — хикмәт иясе

Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен үстерү буенча көч куелырга тиеш дип саный.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Рөстәм Миңнеханов — хикмәт иясе. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инаугурация тантанасы алдыннан журналистларга шулай дип белдерде.

«Ул хикмәт иясе. Коръәни Кәримдә шундый бер аять бар, Кемгә Аллаһ Тәгалә хикмәт биргән, бу кешегә бик күп әйбер, бик күп хәерлекләр биргән дигән сүз. Шуңа күрә, беренче чиратта, кешеләргә гыйлем түгел, хикмәт телибез», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти, шулай ук, Рөстәм Миңнехановка алдагы эшендә уңышлар, сабырлык, гаделлек теләде. «Бу эштә, беренче чиратта, сабырлык кирәк, иншаллаһ, без дә дин әһелләре буларак аның ярдәмчеләре, без булышырга тиеш һәм моңа әзер», — диде.

«Бүген еш кына татар телен үстерү турында сөйлиләр, ә Татарстан Республикасында үстермәсәң, тагын кайда эшлисе соң моны?! Татар мәдәниятен, татар телен үстерү буенча монда көч куймасак, дөньяның башка бер җирендә дә моны эшләмәячәкләр», — дип белдерде Диния нәзарәте рәисе.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-09-2020/tatarstan-m-ftie-r-st-m-mi-nehanov-hikm-t-iyase-5772534

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев