Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан милли проект буенча күперләрне реконструкцияләү программасында катнашачак

Республика тарафыннан агымдагы елга реконструкция планына 10нан артык күперне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.

Татарстан  2018 елның 7 маенда Россия Президенты В.В. Путинның "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында" гы Указында күрсәтелгән "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары " милли проекты нигезендә  күперләрен реконструкцияләү программасында катнашырга ниятли, дип белдерде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

      Бүген Россия транспорт министры Евгений Дитрих «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»милли проектын гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, милли проектка күперләр һәм юлүткәргечләрне ремонтлау һәм төзү программасы керәчәк. Бу максатларга 1,2 трлн сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла.

Ленар Сафин сүзләренә караганда, Татарстан бу программада катнашучыларның иң активы булырга ниятли. "Хәзерге вакытта 2020 елга реконструкция планына 10нан артык күперне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән инде", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда төбәк юлларында урнашкан 56 күпер авария хәлендә, бу аларның гомуми санының 9% ын тәшкил итә. Узган ел республикада 11 күпер төзелгән һәм җиде күпер ремонтланган.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/23-01-2020/tatarstan-primet-uchastie-v-programme-rekonstruktsii-mostov-po-natsionalnomu-proektu-5717991

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев