Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Җиңү паркында совет солдаты һәйкәлен ачты

Әлеге һәйкәл рейхстагка Кызыл Байрак элгән Гази Заһитов образы нигезендә тудырылган.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, сугыш елларында Бөек Җиңүгә өлеш керткән барлык татарстанлыларга да багышлана ул. 

Татарстаннан сугышка 700 меңләп кеше сугышка китеп, аларның яртысы яуда башын салган. Шуңа да солдат һәйкәле бик актуаль. "Сугыш афәте башка булмасын иде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!" - диде ул.

Ә менә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чараны онлайн рәвештә карады. Ул да бәйрәм белән котлады. Үзенең чыгышында ул тыл хезмәтчәннәрен дә искә алды.

Монда шундый сүзләр дә бар: «Гази Заһитов исемен онытмыйк» диелгән анда. Җырчы Рөстәм Асаев Җиңүгә багышлап җыр баәшкарды. Соңыннан бер минут тынлык булды. Рәсми затлар да һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Иң ахырдан барысы бергә «День Победы» җырын башкардылар.

Биредә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев