Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Ата-аналарның бакча өчен абунә түләве - балаларны карау-тәрбияләү чыгымнарын каплауга тотыла. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе буенча, хәзерге вакытта әлеге түләүләрнең тәртибен үзгәртү мәсьәләсе карала. Бу хакта министр урынбасары бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат...

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Ата-аналарның бакча өчен абунә түләве - балаларны карау-тәрбияләү чыгымнарын каплауга тотыла. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе буенча, хәзерге вакытта әлеге түләүләрнең тәртибен үзгәртү мәсьәләсе карала. Бу хакта министр урынбасары бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстанда бала авырган көннәрдә бакчага килмәгән көннәр өчен абунә түләвенең күләмен киметү мәсьәләсен ата-аналар даими күтәреп тора.

"Абунә түләве беренче чиратта балаларны карап-тәрбияләүче кече персоналларның хезмәт хакын түләүгә китә. Бала берничә көн бакчага килмәгәннән генә бакчаның чыгымы кимеми, - дип аңлата Илсур Һадиуллин. - Татарстан Президенты абунә түләү тәртипләрен үзгәртергә кушты. Бу уңайдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән муниципалитетлар катнашында эшче төркем булдырылды, ата-аналар комитетлары да җәлеп ителәчәк. Әмма монда абунә түләүләрен бетерү турында сүз бармый. Бала авырып, бакчага килә алмаган көннәр өчен абунә түләве күләмен киметү мөмкинлеге һәм бакчаның мәҗбүри чыгымнарын каплау мәсьәләсе карала. Мәсәлән, бала 10, 14 яки 21 көннән артык бакчада булмаса түләү ничек башкарылачак?.. Өч төрле тәкъдим бар, ләкин әле аларны яңгыратырга иртәрәк, белгечләр белән фикер алышулар уздырырга кирәк".

Яңа кагыйдәләр быел кабул ителәчәк, дип белдерде министр урынбасары.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/19/156376/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев