Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Мәрҗани музей-йортын Казанның йөзе дип атады

Рөстәм Миңнеханов бинаны реставрацияләү эшенә һәм музейга куелган коллекцияләргә уңай бәя бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә, Шиһабетдин Мәрҗани музей-йорты белән танышты. Анда XIX гасырның татар зыялылары көнкүреше әйберләре куелганга, ул аны Казанның һәм татар милләтенең йөзе дип атады. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте...

Рөстәм Миңнеханов бинаны реставрацияләү эшенә һәм музейга куелган коллекцияләргә уңай бәя бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә, Шиһабетдин Мәрҗани музей-йорты белән танышты. Анда XIX гасырның татар зыялылары көнкүреше әйберләре куелганга, ул аны Казанның һәм татар милләтенең йөзе дип атады. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Музейда кулдан эшләнгән шамаилләр, уникаль татар тамбур энәсе белән чигелгән намазлык, татар фотографияләре коллекциясе һәм башка кызыклы экспонатлар бар. Татарстан Президенты өчен экскурсия оештырылды, аннан соң ул реставрацияләү эшенә һәм музейга куелган коллекцияләргә уңай бәя бирде.

Каюм Насыйри урамындагы 10нчы йорт 1858 елда бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани өчен салынган. 1863 елдагы янгыннан соң аны архитектор Петр Романов проекты буенча төзекләндерәләр. 2012 - 2013 елларда бина тузган торак программасына эләгә һәм шәһәр яны укыту - тәҗрибә урман хуҗалыгының Кызыл Йолдыз филиалы тарафыннан реконструкцияләнә. 2017 елның октябрендә бина түләүсез файдалану килешүе нигезендә Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге галерея оештыру өчен бирелә.

15 гыйнвар 2018, 20:51 , Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/15/156107/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев