Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан районнарында ташландык йортларны һәм җирләрне барлыйлар

Беренче инвентаризация Югары Ослан һәм Биектау районнарында узачак. Татарстанның Югары Ослан һәм Биектау районнарында Техник инвентаризация бюросы (БТИ) хезмәткәрләре ташландык йортларны һәм җирләрне барларга җыена. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында республиканың яңа проекты турында Татарстанның "БТИ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лена Хәмзина хәбәр итте. "Беренче итеп Биектау һәм Югары Ослан районнары...

Беренче инвентаризация Югары Ослан һәм Биектау районнарында узачак.

Татарстанның Югары Ослан һәм Биектау районнарында Техник инвентаризация бюросы (БТИ) хезмәткәрләре ташландык йортларны һәм җирләрне барларга җыена. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында республиканың яңа проекты турында Татарстанның "БТИ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лена Хәмзина хәбәр итте.

"Беренче итеп Биектау һәм Югары Ослан районнары тикшерелә. Бу проектта БТИ һәм Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре катнаша. Чара бакча амнистиясе кысаларында үткәрелә. Авыл җирлекләрендә хуҗалары вафат булган ташландык йортлар бар, ә туганнары мирас итеп алырга теләми. Кешеләргә шәһәрдән еракта урнашкан, сатылмый торган йортлар кирәкми. Республика башлаган инвентаризация шундый йортларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Муниципалитетлар йортларны үзенә рәсмиләштерәчәк, ә аннары сатачак", - дидие спикер.

Хәмзина фикеренчә, ташландык йортлар Татарстанның һәр авылында бар. Яңа проект кысаларында тупланган тәҗрибә бөтен республика буенча таратылачак.

Наталья Рыбакова

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/17/156264/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев