Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ашны оештыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

Агымдагы елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының эше планлаштырылган.

Тема буенча сораулар, тәкъдимнәрне телефон аша бирергә мөмкин булачак 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26.

"Кайнар линия " телефоны эше барышында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, җирле үзидарә органнары белән берлектә эшкә алыначак.

Чыганак: https://rtdety.tatarstan.ru/index.htm/news/1872229.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев