Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы – “Әтнә таңы”

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кадерле якташлар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм һәм озак еллар тырыш хезмәтегез, сабыр һәм чыдам булганыгыз, әхлакый идеалларга тугры калуыгыз һәм ватанпәрвәрлегегез, тормыш зирәклеге һәм көчле рухыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез лаеклы тормыш юлы үттегез. Өлкән буынга бик күп сынауларны үз җилкәсендә татырга...

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кадерле якташлар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм һәм озак еллар тырыш хезмәтегез, сабыр һәм чыдам булганыгыз, әхлакый идеалларга тугры калуыгыз һәм ватанпәрвәрлегегез, тормыш зирәклеге һәм көчле рухыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез лаеклы тормыш юлы үттегез. Өлкән буынга бик күп сынауларны үз җилкәсендә татырга туры килде: Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы күтәрелеш елларындагы каһарманлык, илнең икътисадын һәм рухи куәтен ныгыту чорындагы фидакарь хезмәт... Яшьләр һәм урта буын кешеләре сезнең алда мәңге бурычлы! Республикада өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эшләнә: яңа социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре ачыла, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге арта һәм аның сыйфаты яхшыра, ветераннар берләшмәләре эшләп тора. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсус программалар, шул исәптән - "Актив озын гомер" программасы тормышка ашырыла. Аның төп максаты - ветераннарга яңа белемнәр бирү, аларның актив яшәү рәвешен озайтуның мөһим алымы буларак, үзешчән халык иҗаты коллективларында катнашу. Бу уңайдан Өлкән яшьтәгеләр университетының эше игътибарга лаек. Соңгы елларда гына да 75 меңнән артык татарстанлы, компьютер техникасы күнекмәләре алып, заманча аралашу мөмкинлеген киңәйтте, яңалыкка өйрәнде, сәламәт яшәү рәвеше принциплары нигезендә иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашырды.

Кадерле ветераннар! Халыкта "Яши белеп яшәсәң, яшь булырсың" дигән канатлы гыйбарә бар. Бүген сезнең күбегез актив тормыш белән яши, яшь буынга тәҗрибә бирә. Үз чиратында, республика җитәкчелеге иҗтимагый оешмалар белән берлектә, кабул ителгән программаларның үтәлешен һәм ветераннар турындагы законнарны тагын да камилләштерүне дәвам итеп, алга таба да сезнең тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә барысын да эшләячәк. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим.

Бәйрәм белән!

("Ватаным Татарстан", /№ 143, 30.09.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев