Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Сез икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәсез, сөт һәм ит җитештерәсез, гади генә әйткәндә, яшәеш өчен кирәк булган барлык нәрсә сезнең кул аша уза. Халыкны ел дәвамында көндәлек азык-төлек...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре,

агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Сез икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәсез, сөт һәм ит җитештерәсез, гади генә әйткәндә, яшәеш өчен кирәк булган барлык нәрсә сезнең кул аша уза. Халыкны ел дәвамында көндәлек азык-төлек белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен сез хезмәт җитештерүчәнлеген арттырасыз, шул ук вакытта продукциянең сыйфатын да елдан-ел яхшыртырга тырышасыз.

Хезмәт сөючәнлеккә һәм бер-береңә ярдәм итүгә, гаиләдәге һәм балалар тәрбияләүдәге мөнәсәбәтләргә, дуслык, туганлык һәм кунакчыллык хисләренә нигезләнгән, республикабыз авылларында гасырлар буена сакланып килә торган традицияләр тормышка һәм кешеләргә карата аерым бер төрле караш барлыкка китерә. Мондый әхлакый һәм рухи нигез авыл кешеләренә аякларында нык торырга һәм авыр хезмәтләрендә югары уңышларга ирешергә ярдәм итә.

2016 елда республикабыз игенчеләре 4 миллион тоннадан артык бөртекле ашлык җыйдылар. 2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге, 380 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла. Быел югары керемле культуралар - көнбагыш, ашлык кукурузы һәм рапс җитештерү программасы гамәлгә ашырыла башлады. Тупланган тәҗрибә бүген дә, алга таба да зур уңышлар яуларга мөмкинлек бирә.

Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәре буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгыларның берсе. Безнең республика - илебезнең иң "сөтле" субъекты: ел саен - 1,8 миллион тонна сөт, 500 мең тонна диярлек ит җитештерәбез. Терлекләрнең баш санын саклап калу, аларның продуктивлылыгын күтәрү һәм терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру - алдагы чорга куелган мөһим бурычлар.

Республика халкы быел да, узган еллардагы кебек, сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителде. Казан шәһәрендә һәм республика районнарында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларның, шулай ук сатып алучыларның да саны елдан-ел арта бара, тәкъдим ителә торган продукциянең ассортименты да киңәя.

Сез төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләрдә - гади авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, эре агрохолдингларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - эшлисез. Сез барыгыз да авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларын, киң күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда катнашучылар, сезнең күз алдыгызда агросәнәгать комплексы объектлары төзелә һәм модернизацияләнә, илебезнең азык-төлек иминлеге ныгый.

Кадерле дуслар! Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, гаиләгездә тынычлык, Татарстаныбыз һәм илебез иминлеге хакына хезмәтегездә зур уңышларга ирешүезене телим. Сезнең һәрберегез олы рәхмәткә һәм ихтирамга лаек, чөнки сезне, икмәк игүчеләрне, хөрмәт итеп, туендыручылар дип атыйлар. Сезгә, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт итүегез өчен олы рәхмәт хисләремне җиткерәм.

Уй-ниятләрегезне тормышка ашыру, алга куйган максатларыгызга ирешү юлында сезгә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Бәйрәм белән сезне!

http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/750196.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев