Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын 50 еллык юбилее белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын 50 еллык юбилее белән котлады Бүген Олы Әтнә авылында урнашкан Габдулла Тукай исемен йөрткән авыл хуҗалыгы техникумы үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итте. Техникум гына түгел, республика халкы өчен дә зур бәйрәм булды бу, чөнки уку йортын 50 ел дәвамында тәмамлаган укучылар...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын 50 еллык юбилее белән котлады Бүген Олы Әтнә авылында урнашкан Габдулла Тукай исемен йөрткән авыл хуҗалыгы техникумы үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Техникум гына түгел, республика халкы өчен дә зур бәйрәм булды бу, чөнки уку йортын 50 ел дәвамында тәмамлаган укучылар - алар арасында зур хөрмәтле кешеләр, депутатлар да бар - яңартылган техникум бинасында очраштылар.

Районыбыз башлыгы, шушы уку йортының беренче чыгарылыш укучысы, 1985 елдан -1990 елга кадәр шушы уку йорты белән җитәкчелек иткән Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов әйткәнчә, "Уку йорты өчен 50 ел артык зур дата да түгел. Ләкин безнең районыбыз - Әтнә төбәге өчен бу бик мөһим дата. Бу төбәк өчен авыр болгавыр елларда Әтнәнең Әтнәлеген саклап калуда бу уку йортының роле зур булды. Кадрлар барысын да хәл итә, дип әйтәбез. Менә шул белгечләрне әзерләүдә бу уку йортының республикада тоткан урыны аеруча саллы. Техникум үзенең укучылары өчен тормыш мәктәбе дә булды. Моның белән без сезгә бурычлы, хөрмәтле укытучыларыбыз", - дип, җыйналган халыкны бәйрәм белән котлап, ветеран укытучыларга рәхмәтен дә җиткерде районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов.

Районыбыздагы үзгәрешләргә сокланып туймаслык, шуларның иң күзгә ташланганы: баштанаяк яңартылганы техикум бинасы. "Моның өчен без Сезгә үзебезнең, Әтнә халкының олы рәхмәтен җиткерәбез, хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы", - дип илбашын сәхнәгә дәште районыбыз башлыгы. Егерме беренче гасыр авыл хуҗалыгы кадрлары әзерли торган ресурс үзәге итеп үзгәртелгән, Республикага тугыз меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган коллективны 50 еллык юбилее белән котларга Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, алкышлар астында, ресурс үзәгенең актлар залы сәхнәсенә күтәрелде.

- Хөрмәтле ветеран укытучылар, укытучылар, хөрмәтле бәйрәм кунаклары. Сезне уку йортының 50 еллыгы белән котлыйм. Уңышлар телим. Сезнең белән бергә ничек матурланган, җиһазланган, төзекләнгән уку йорты. Киләчәк 50 еллыгы да шулай уңышлы булыр дип ышанып калабыз. Техникумда беренче тапкыр Әхәт Гыйлемханович эшләгәндә булдым мин, ул вакытта Арчада эшли идем. Ул чакта зур игътибар бирелмәгән дә , Әхәт Гыйлемхановичның өстәлендә бер кәгазь дә юк иде. Кәгазьсез ничек эшлисең син, безне дә өйрәт әле, дип гел әйтә идем. Ничек кенә эшләсә дә, Әхәт Гыйлемханович яхшы итеп эшли. Техникумның шундый уңышлы булуы Әтнә районы белән бәйле. Ә Әтнә районы- республикага үрнәк булып тора. Монда кергәнче карап сөйләшеп йөрдек, менә мондый уку йортлары безгә, авыл районнары өчен аеруча кирәк. Безгә агроном, ветврач, механик, экономист-бухгалтерлар кирәк. Бөтенесен Казанда гына әзерләп булмый. Казанда икенче тормыш, аннан монда кайтасылары да килми. Шуны истә тотып менә шулай уку йортларын төзекләндерәбез. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы - иң яхшыларның берсе. Бу болай гына акча чыгарып салу түгел, күреп торабыз монда тормыш бар, монда белгечләр бар, монда кирәклек бар. Чит илдәгечә, университет кампусы кебек бу! Әтнә техникумы дигән югары марканы тотыгыз, гел үрнәк булсын. Киләчәктә дә югары бәяле булсын! Рәхмәт бу уку йортын кем оештырган, кем эшләгән... Укучылар белән дә сөйләштек, алар икенче, алар теләп укыйлар... киләчәктә дә шулай эшләгез, уңышлар сезгә дип, - Республика Президенты Рөстәм Нургали улы техникум җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовка "Рәхмәт хаты" тапшырды.

Беррәттән техникум укытучылары Биккинин Айдар Нигъмәтҗан улына, Гарипова Резеда Мәсхут кызына, Хәкимова Нурия Нургаян кызына Татарстан Республикасы Президентының "Рәхмәт"ен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Техникум укучылары, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль чыгыш карадык, яңартылган техникум бинасы белән таныштык. Кабинетлар өр-яңадан җиһазланган. Лабораторияләрдәге электрон стендларга Әтнәгә кунакка кайткан Казан аграр университеты профессорларының көнләшеп караганын язган идек инде, монда барысы да көнләшерлек. Тулай торагын тел шартлатырлык. Һәм бу бездә - Әтнәдә! Бүген ресурс үзәгендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисадый хисап, зооветеринария белгечләре әзерләнә. Хакимият башлыгыбыз Габделәхәт Гыйлемхан улы бәяләгәнчә әйтсәк, "Хезмәтне сәнгать итүче" егет-кызлар тәрбияли уку йорты. Һәм моңа сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев