Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Түбән Камада “Евро-5” стандартлы бензин җитештерүче завод ачты - "Әтнә таңы"

"ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәте регламентыннан алда барып, Татарстан халкын шундый бензин белән тәэмин итәчәк заводны сафка бастырды. Бер үк вакытта түбән класслы бензин җитештерү тукталачак. "Евро-5" составында зыянлы монометиланилин матдәсе булмый. ТР Президенты "ТАИФ-НК"ны илнең нефть эшкәртү өлкәсендә иң инновацион мәйданчык дип атады. Вакыйга уңаеннан Рөстәм Миңнеханов: "Бу экологик яктан югары,...

"ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәте регламентыннан алда барып, Татарстан халкын шундый бензин белән тәэмин итәчәк заводны сафка бастырды. Бер үк вакытта түбән класслы бензин җитештерү тукталачак. "Евро-5" составында зыянлы монометиланилин матдәсе булмый.

ТР Президенты "ТАИФ-НК"ны илнең нефть эшкәртү өлкәсендә иң инновацион мәйданчык дип атады. Вакыйга уңаеннан Рөстәм Миңнеханов: "Бу экологик яктан югары, башка төрле бәягә ия продукт. Ә төп кулланучылары - җирле, Республика халкы булачак. Димәк, безнең шәһәр һәм торак пунктлар да чистарак була. Ә федераль нормаларны без вакытыннан элек үтәдек", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев