Әтнә таңы

Татарстан спортчысы Нияз Билалов Германиядә “бронза” яулады

26 февраль 2018, 09:14 Дюссельдорф шәһәрендә дзюдо буенча "Зур шлем" ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты. (Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчысы, Чаллы егете Нияз Билалов дзюдо буенча Германиядә узган турнирда өченче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Дюссельдорф...

26 февраль 2018, 09:14

Дюссельдорф шәһәрендә дзюдо буенча "Зур шлем" ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчысы, Чаллы егете Нияз Билалов дзюдо буенча Германиядә узган турнирда өченче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

Дюссельдорф шәһәрендә "Зур шлем" ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты. Ярышны карарга 14 мең кеше килгән иде.

Билалов 100 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясады. Беренче урынны Грузия спортчысы Варлам Липартелиани, икенче урынны Ирландиядән Бенджамин Флетчер алды.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/26/158725/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: