Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан теплицада яшелчә җитештерүдә Россия буенча алдынгылар рәтендә

Республиканың авыл хуҗылыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 34,2 мең тонна яшелчә теплицада үстерелгән. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия буенча теплицада үстерелгән яшелчәләрнең тулаем күләме 550,5 мең тоннаны тәшкил иткән, бу узган елның шул вакыты белн чагыштырганда 24,2 процентка артыграк, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Аерым алганда, 381,5 мең...

Республиканың авыл хуҗылыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 34,2 мең тонна яшелчә теплицада үстерелгән.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия буенча теплицада үстерелгән яшелчәләрнең тулаем күләме 550,5 мең тоннаны тәшкил иткән, бу узган елның шул вакыты белн чагыштырганда 24,2 процентка артыграк, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Аерым алганда, 381,5 мең тонна кыяр (2016 елда - 322,1 мең тонна) һәм 160,3 мең тонна помидор (2016 елда - 108,1 мең тонна) җыелган. Башка яшелчәләрнең күләме 8,7 мең тонна тәшкил итә. 2016 елда бу сан 12,9 мең тонна булган.

Теплицада үстерелгән яшелчәләрне җитештерү буенча алдынгы төбәкләр - Краснодар (70,2 мең тонна), Ставрополь (44,2 мең тонна), Татарстан (34,2 мең тонна), Башкортстан (30,3 мең тонна), Карачай-Чиркәс (28,1 мең тонна) өлкәләре.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/23/146901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев