Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан урманнарын саклауга 200 млн. сумга якын акча биреләчәк

Быел республикада бик күләмле эшләр башкару күздә тотыла.

Быел «Экология» илкүләм проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум  акча  бирелә. Аның , 46,4 млн сумы  җиһазлар сатыр алуга тотылыр дип көтелә.

Быел 4,8 мең га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү максат итеп куела. 11 тоннадан артык орлык әзерләнәчәк. Моннан тыш  30 млн. нан артык үсенте үстерү  дә күз уңында булачак. 

 2019 елда  Татарстан урманнарын саклауга федераль бюджеттан 121 млн сум акча тотылды. 11 тоннадан артык орлык һәм имән чикләвеге җыелды, 2,4 мең гектардан артык мәйданда яңа урманнар утыртылды, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынды.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» милли проекты һәм «урманнарны саклау»федераль проекты кысаларында эшли. Аның максаты-урманнарны саклау, киселгән һәм һәлак булган урман утыртмаларының барлык участокларында аларны яңадан торгызу.

Файдаланган чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/17-01-2020/tatarstanda-ekologiya-proekty-buencha-urmannarny-saklauga-200-mln-sum-totylachak-5716631

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев