Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан ягу сезонына 100 процентка диярлек әзер

16 мең 369 күп фатирлы йортка әзерлек паспорты бирелгән.


(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан ягу сезонына 95 процентка әзер. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 6 сентябрьгә мониторинг системасына кертелгән 17 мең 270 күп фатирлы йортның 16 мең 369ына әзерлек паспорты бирелгән. Бу – 94,8 процент дигән сүз, дип искәрттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, кышка 1996 сәламәтлек саклау объекты (99,5 процент), 3 мең 356 белем бирү объекты (99 процент) һәм 1943 мәдәният объекты (99,6 процент) әзерләнгән.

Казан мэриясе матбугат хезмәте шәһәрдә социаль объектларның – 99,9, торак йортларның 96 проценты ягу сезонына әзер булуы хакында хәбәр иткән иде. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-09-2020/tatarstan-yagu-sezonyna-100-protsentka-diyarlek-zer-5770449

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев