Татарстан – әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр буенча Идел буе федераль округы лидеры
ТР Экология министрлыгы Александр Шадриков табигатьне саклау законнарын бозган өчен штрафлардан керемнәр җибәрү буенча закон инициативасын яклап чыгыш ясады.
Ел йомгаклары буенча Татарстан Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән төп капиталга инвестицияләр кертү буенча беренче урын алды.
Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков ведомствоның 2019 ел нәтиҗәләре буенча оештырылган коллегиясендә хәбәр итте.
Республикада планлы үткәрелә торган экологик сәясәт нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохитне саклау өчен максатчан чараларга 9 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелгән. Идел буе федераль округында бу күрсәткеч буенча Татарстан беренче урында тора.
Спикер әйткәнчә, ТР Президенты карары нигезендә 2012 елдан башлап, төбәктә җирле бюджет чаралары экологик керемнәрдән кергән табыш күләмендә табигать саклау чараларын тормышка ашыруга юнәлтелә. Әмма бу керемнәр ел саен кими. Шунлыктан, 1 гыйнвардан РФ Бюджет кодексына кертелгән яңалыкларны исәпкә алып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексында билгеләнгән штрафлар суммасы хәзер Россия субъектлары бюджетларына күчерелергә тиеш.
-
«Татарстанда гамәлдәге практиканы саклап калу максатларында, табигатьне саклау турындагы законнарны бозган өчен түләнәсе штрафлардан муниципаль районнар бюджетларына тулы күләмдә керем җибәрү буенча закон инициативасын хуплавыгызны, шулай ук муниципалитетларга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау турында дәгъвалардан өстәмә керемнәр җибәрүне дә шул ук максатларга йөкләвен сорыйбыз», - дип, Шадриков коллегиядә ТР Президентына мөрәҗәгать итте.
Файдаланылган чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-01-2020/minekologii-rt-tatarstan-lider-pfo-po-investitsiyam-v-ohranu-okruzhayuschey-sredy-571593 - Фото редакция архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев