Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Югары суды 23 елга колониягә озатты

Татарстанда 46 яшьлек ир-атны 20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем иттеләр. 1997 елның маенда кылган җинаятен таныган Рамил Садыйковны Татарстан Югары суды 23 елга колониягә озатты. Татарстан Югары суды 46 яшьлек Рамил Садыйковка карата хөкем карары чыгарды. Ул 1997 елның маенда кылган җинаятен таныды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, Садыйков «Яшьләр үзәге»...

Татарстанда 46 яшьлек ир-атны 20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем иттеләр. 1997 елның маенда кылган җинаятен таныган Рамил Садыйковны Татарстан Югары суды 23 елга колониягә озатты.

Татарстан Югары суды 46 яшьлек Рамил Садыйковка карата хөкем карары чыгарды. Ул 1997 елның маенда кылган җинаятен таныды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Садыйков «Яшьләр үзәге» паркы янындагы агачлыкта, тукталышта танышкан бер кыз белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә җинаятьче яңа танышына җенси элемтәгә керергә тәкъдим иткән. Әмма кыз баш тарткан һәм кулчатыр белән аның битенә суккан.

Садыйков моңа җавап итеп пыяла шешә белән кызның башына берничә мәртәбә суккан. Шешә ватылгач, кызны пыяла кисәге, аннары йодрыклары белән тукмарга керешкән.

Кызны кыйнап ташлагач, Садыйков аны көчләргә тотына - танышы каршы килгәнлектән, тавышын басар өчен авызына чүпрәк тутыра.

Милициягә хәбәр итүеннән куркып, Садыйков кызны футболка элмәге белән буып үтергән. Әлеге җинаять буенча хокук сакчылары кызның танышларын тикшерәләр, әмма гаеплене таба алмыйлар.

Югары суд Рамил Садыйковны гаепле, дип тапты һәм 23 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озатты.

Дәүләт гаепләүчесе Сергей Якунин әйтүенчә, Садыйков моннан 20 елгы гаебен хәзерге вакытта - башка җинаяте өчен төрмәдә утырганда таныган. 2013 елгы җинаяте өчен билгеләнгән җәзаны кушып исәпләгәндә, Садыйков төрмәдә тагын 5 ел 3 ай тирәсе утырачак.

Фото: Александр Елисеев

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев