Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 183,7 мең кв.метр торак сафка бастырылган

Социаль ипотека программасы буенча 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап бирелгән. 19 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 183,7 мең кв.метр торак сафка бастырылган. Бу узган елның шул чоры күрсәткечләренең 102 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр...

Социаль ипотека программасы буенча 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап бирелгән.

19 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 183,7 мең кв.метр торак сафка бастырылган. Бу узган елның шул чоры күрсәткечләренең 102 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип җиткерә республика лидеры матбугат хезмәте.

Киңәшмәне бөтен муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы буенча 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап бирелгән. 119 объектның 18е югары дәрәҗәдә әзер, 15е - уртача әзерлектә, 86 объект түбән дәрәҗәдә.

2018 елда арендага торак программасы буенча Иннополис шәһәрендә 730 фатирга исәпләнгән 6 йорт төзелеше планлаштырылган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту чаралары дәвам итә. Бүген 18 ветеран өчен 7 йорт төзелә.

2018 елда күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 120 йорт тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә аларның 6сы файдалануга тапшырылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/20/156433/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев