Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү биш процентка үсте

Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны тота.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда 2017 елда 260 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу 2016 елгыдан 5,1 процентка артык. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны тота. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Вице-премьер узган ел Татарстанда 5,2 млн тонна ашлык (уртача уңыш бер гектардан 34,2 центнер), өч млн тонна шикәр чөгендере (гектардан 409 центнер) җыеп алынуын искәртеп үтте. Үсемлекчелек буенча продукциясенең тулаем күләме 11 процентка яисә 140,4 млрд сумга артык.

"Соңгы елларда базарның сатып алу бәяләре бик борчыды, авыл хуҗалыгы продукциясенең базар сатып алу бәяләре бер урында торды. Әмма узган ел бик гаҗәпләндерде. Ашлыкка, шикәр чөгендеренә, рапс, көнбагышка бәяләр 2016 елгыдан 30 процентка түбән булды", - дип җиткерде министр.

Әхмәтов шулай ук республиканың ихтыяҗ булган (маржиналь) культураларга - рапс, соя, көнбагышка юнәлеш күбрәк биреләчәген билгеләп үтте.

Узган ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртача хезмәт хакы 12 процентка үсеп, 21 мең сумны тәшкил итте, дип җиткерде вице-премьер.

Республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/09/155706/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев