Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 58 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырып дәвалана

Статистикага коронавирус белән авырган пациентлар һәм башка авырулар да кергән.

Татарстанда үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган 58 кеше дәвалана. Бу мәгълүматларны туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәше буенча без 1577 урын һәм 902 ИВЛ аппараты булдырырга тиеш идек. Бүген 58 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына  тоташтырылган. Бу — Covid-19 белән авыручылар да һәм башка авырулар да», — диде министр.

Марат Садыйков әйтүенчә, табибларның бурычы — диагнозга карамастан, һәр кешене коткару.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-06-2020/tatarstanda-58-patsient-pk-l-rne-yasalma-ill-t-apparatyna-totashtyryp-d-valana-5750203

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев