Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 60 км дан артык федераль автомобиль юллары торгызылачак

Эшләр М7 трассасында һәм Р-241 Казан-Буа-Ульяновск юлында башкарылачак.

Быел Татарстанда М7 «Идел» трассасының 41 км һәм Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлының 21 км тузган, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор»матбугат хезмәте.

   Иң күп эшләр М7 трассасына туры киләчәк. Шулай итеп, Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында урнашкан әлеге автомобиль юлының өч участогында асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам җәеләчәк, ул климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, күләмле-функциональ проектлау алымы буенча сайланган. Моннан тыш, биредә юл кырыйларын ныгытачаклар һәм горизонталь тамга төшерәчәкләр.

"109+300 км дан 130+400 км га кадәр Р-241 Казан-Буа — Ульяновск автомобиль юлының Буа районындагы участогында вак таш — мастик асфальтбетоннан саклагыч катлам урнаштырылачак", — дип билгеләп үтелә учреждениенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 140 км федераль автомобиль юллары тиешле  хәлгә китереләчәк.

Россиядә 2019 елдан "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты гамәлгә ашырыла, ул Россия Президенты Владимир Путинның» май «указы нигезендә оештырыла.

Илкүләм проектның төп максатлары: йөк ташу режимында эшләүче федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлешен киметү, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын азайту, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 2017 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга киметүне күздә тота..

https://www.tatar-inform.ru/news/transport/24-03-2020/v-chetyreh-rayonah-tatarstana-vosstanovyat-bolee-60-km-federalnyh-avtodorog-5731105 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев