Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 65 мең шәхси хуҗалык субсидия алачак

Әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралган. (Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Татарстанда савым сыер һәм кәҗә тоткан 65 мең шәхси хуҗалык бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. Бу сөткә сатып алу бәяләре төшү уңаеннан каралган чара. "Татар-информ"га бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары...

Әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралган.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Татарстанда савым сыер һәм кәҗә тоткан 65 мең шәхси хуҗалык бер тапкыр бирелә торган субсидия алачак. Бу сөткә сатып алу бәяләре төшү уңаеннан каралган чара. "Татар-информ"га бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җиткерде.

"Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлү турында карар кабул ителде. Бер сыер тотучыларга субсидия күләме 2 мең, ике сыер асраучыларга 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк булганда 4 мең каралган. Субсидияләр февраль аенда түләнәчәк", - дип хәбәр итте министр урынбасары.

Ул әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралганлыгын әйтте. 335 млн сум акча шәхси хуҗалыкта сыер тотучыларга, ә калганы 1 башка 1 мең исәбеннән савым кәҗә асраучыларга биреләчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/30/157081/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев