Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда быел 31 кеше гөмбә ашап агуланган - "Әтнә таңы"

Агымдагы елда 2-11 яшьлек 8 бала һәм бер көмәнле хатын-кыз зыян күргән. Ә июль-август айларында шундый 15 очракта 17 кеше зыян күргән. Аларның 4се - балалар. Шөкер, вафат булучылар юк. Узган елны 7 айда 16 очракта 16 кеше агуланган иде. Июль аенда - 2 очрак теркәлгән. Башлыча "опята", шампиньон, ак,...

Агымдагы елда 2-11 яшьлек 8 бала һәм бер көмәнле хатын-кыз зыян күргән.

Ә июль-август айларында шундый 15 очракта 17 кеше зыян күргән. Аларның 4се - балалар. Шөкер, вафат булучылар юк.

Узган елны 7 айда 16 очракта 16 кеше агуланган иде. Июль аенда - 2 очрак теркәлгән. Башлыча "опята", шампиньон, ак, "свинушка" гөмбәләре ашап зыян күргәннәр. Бер тапкыр яман шеш авыруына профилактика дип, кипкән чебен гөмбәсе ашаучы да булган. Моннан тыш, ике ел элек җыйган гөмбә ашаучы да булган. Күпме кисәтүгә карамастан, балалар арасында да гөмбә өзеп алып ашаучылар бар. Сак булыгыз, балаларны гел кисәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев