Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда былтыр, 2016 елга караганда, эш урыннарында вафат булучылар саны кимегән

653 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 22 кешенең гомере өзелгән, 122 кеше авыр имгәнүләргә, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләренә дучар булган. (Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 10 гыйнварга булган оператив мәгълүматлар буенча, 2017 елда Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында 22 кеше вафат булган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Социаль...

653 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 22 кешенең гомере өзелгән, 122 кеше авыр имгәнүләргә, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләренә дучар булган.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 10 гыйнварга булган оператив мәгълүматлар буенча, 2017 елда Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында 22 кеше вафат булган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлегенең һөнәри хәвефләрдән иминиятләштерү бүлеге башлыгы урынбасары Мәрҗән Булатова хәбәр итте.

Былтыр эш урыннарында барлыгы 653 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Әйтелгәнчә, 22 кешенең гомере өзелгән, 122 кеше авыр имгәнүләргә, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләренә дучар булган. Мәрҗән Булатова сүзләренә караганда, 2016 ел белән чагыштырганда, Татарстан оешмаларында, һөнәри вазифаларын үтәгәндә, вафат булучылар күпкә кимегән. "Безнең фонд вәкилләре эш урыннарында зыян күрүчеләр буенча эш барышында комиссияләрдә катнаша. Алар буенча актлар төзибез. Бу кешеләр кулларына актларны алгач, зыян күрү буенча "больничный" алалар. Әгәр дәвалау учреждениеләре социаль-медицина экспертизасы бюросына җибәрсә һәм анда аларга зыяны буенча өстәмә процентлар куелса, алар яңадан фондка килә. Шул документлар кулларында булганда гына, без аларга социаль түләүләр билгелибез. Ай саен бирелә, бер тапкыр күчерелә торган социаль түләүләр, тернәкләндерү чараларына акча, шифаханәләргә юллама бирәбез", - дип ачыклык кертте Мәрҗән Булатова. Вафат булган кешеләрнең якыннарына 1 млн сум акча бирелүе закон буенча каралганын искәртте.

Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин хезмәттәшенең сүзен җөпләп, социаль-медицина экспертизасы бюросында куелган процентлар буенча акт белән соңрак килүчеләр дә булуын билгеләп үтте. "Быел булмаса, берничә елдан соң да булырга мөмкин. Акт булса, безгә аермасы юк - бары тик сәламәтлеккә зыян киленүе расланырга тиеш", - диде.

"Безнең зур программа бар. Бәхетсезлек очраклары өчен иминият взнослары каралган, аның 20 процентын предприятиеләргә кире кайтарабыз. Шул акчага травматизмны кисәтү чаралары үткәрәбез, ул максатларга 1 млрд 400 млн сум акча сарыф ителә. 1 млрд сумы ай саен түләнә торган пособиеләргә, 52 млн сумы больничныйларга , 170 млн сумы реабилитациягә китә. Безнең әле башлангыч вакытта һәм соңрак реабилитация уздыру программасы бар. Кеше авыр хәлгә эләксә, соңрак аны шул ук эшкә яки башка эшкә урнаштырабыз", - диде.

Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, былтыр Татарстанда эш урыннарында зыян күрүчеләр, инвалидлыкка чыгучылар арасында чит ил кешеләре булмаган. "Россиядә эшләүчеләр барысы да иминиятләштерелгән. Рәсми рәвештә урнашып, эшендә зыян күрсә, без аларга түләргә бурычлы", - диде.

Рамил Гайзатуллин бүгенге көндә базада эш урыннарында зыян күргән 13 меңгә якын кеше, 40 меңгә якын инвалид исәпләнүен билгеләп узды.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/11/155841/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев