Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда чикләүләр йомшартыла (Министрлар Кабинетының яңа карары)

Татарстанда 15 июльдән коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрнең тагын бер өлеше гамәлдән чыгарыла.

Тиешле карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.

Шулай итеп, Министрлар Кабинетының 591нче номерлы карары нигезендә бүгеннән башлап:

– ачык һавада аттракционнар эше рөхсәт ителә;

– 40 кв.метрлы мәйданда 10 кешедән дә артмаган очракта никах теркәү рөхсәт ителә. Әгәр мәйдан 40 кв.метрдан арта икән, тантанада күбрәк кеше дә катнаша ала (бер кешегә 4 кв. м туры килергә тиеш);

– ачык һавада банкетлар үткәрү рөхсәт ителә. Әмма анда катнашучылар саны 50дән артмаска тиеш;

– Татарстанга чит илдән кайтучыларга обсерваторларда мәҗбүри үзизоляция режимы гамәлдән чыгарыла. Алар тору (яшәү) урыннарында карантин шартларын үтәргә тиеш;

– җәмәгать туклануы объектлары өстәлләр арасындагы ара кимендә 1,5 метр, бер өстәл артына 4 кешедән дә утыртмаган очракта эшли. Бина 50 процентка гына тулган булырга тиеш;

– берәмләп сату объектлары — сәүдә үзәкләре һәм нокталары эше рөхсәт ителә (бер кешегә (хезмәткәрне дә исәпкә алып) 4 кв.м туры килергә тиеш).

Антисептиклар булуы, битлек-пирчәткәдән йөрү шарт. Бина даими дезинфекцияләнергә тиеш;

Кинотеатрлар, кальян, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшенә, массакүләм чараларга бәйле тыю саклана.

Таксида (балигъ булмаган затларны исәпкә алмыйча) ике пассажирны йөртү рөхсәт ителә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/07/29347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев