Әтнә таңы

Татарстанда чүптән котылу юлларын эзлиләр - Интертат

Татарстанда көнкүреш калдыкларын юк итү белән шөгыльләнүче өлкәне үзгәртеп кору ничек бара? Моны "Татар-информ" журналистлары ачыклады. Автор: Kсения ПЕРЕПЕЧЕНОВА, sntat.ru Фото: Владимир Васильев

Эшкәртергә һәм яндырырга вакыт

Татарстанда чүп-чар ел саен 1,6 миллион тоннага арта бара. Полигоннарның бу чүпне сыйдырырлык мөмкинлеге якынча 5 елга җитә. Әмма калдыкларны юкка чыгару җаен карарга кирәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек ФәйзуллинТР Дәүләт Советы утырышында шулай дип белдерде.

2019 елның гыйнварында Татарстан калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер бу эшкә ике төбәк операторы - «Гринта» һәм «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе күзәтчелек итә.

 

Районнар да калышмый

Татарстанлыларның күбесенчә азык-төлек һәм пластикны чүпкә ташлавы ачыкланган. Ризык калдыклары чүп контейнерларының – 25, полимер материаллар – 31, кәгазь 18 процентын тутыра. Халык чүп-чарның бер өлешен акрынлап сортларга аерырга да өйрәнә башлады.

- Муниципаль берәмлекләрдә дә чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсенә игътибар итәләр. Мәйданчыкларның 20 проценты чүпне аерым җыю өчен контейнерлар белән тәэмин ителде. Күп кенә шәһәрләрдә ПЭТ-шешәләр өчен махсус контейнерлар урнаштырылган. Чималны утильләштерүгә кабул итү пунктлары эшли, - диде министр.

Бүгенге көндә республикада яшәүчеләр катыргы, макулатура һәм пластик шешәләр тапшыра ала, аларның килограммы 5-6 сум тәшкил итә. Алюминий банкалар исә кыйммәтрәк тора – бер килограмм өчен якынча 35 сум бирәләр.

 

Тарифларны үзгәртүне сорыйлар

Чүп проблемасын хәл итү реформасы барышында кайбер татарстанлылар өчен калдыкларны чыгаруга бәяләр артты. Әлеге вәзгыять эшкуарларны аеруча нык борчуга салды һәм алар хакимияттән тарифларны яки исәпләү системасын үзгәртүне сорады. Тарифлар 2020 елда каралачак, диде Ирек Фәйзуллин.

- Әлегә анык тариф планы юк, бу – алдагы эш этабы. Аны төбәк операторларының еллык эшенә анализ ясаганнан соң гына төзеп була. 2020 елның апрелендә алар хисап тотканда, параллель рәвештә безнең министрлык, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Тариф комитеты белән дә эш алып барылачак, - диде министр.

Сүз уңаеннан, бүген күп фатирлы йортта яшәүчеләр чүп чыгарган өчен аена – 71,95, шәхси йортта гомер итүчеләр 78,05 сум түли.

 

Даими күзәтү астында

Яшел Үзән районының Осиново бистәсе янында төзергә планлаштырылган чүп яндыру заводы Татарстанга калдыклардан арынырга ярдәм итәчәк. Яңа завод һаваны пычратмаячак, чөнки чүпне яндырганнан соң төтенне өч мәртәбә чистартачаклар, дип сөйләде ТР экология һәм табигый ресурслар министрыАлександр ШадриковТР Дәүләт Советы утырышында.

Реклама

- Чүп яндыру миченең конструкциясе Цельсий буенча 1 260 градус температурага ирешергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шундый температура технологиянең куркынычсызлыгын билгели һәм берничә мәртәбә чистарту ихтыяҗы калмый, - диде ул.

Моннан тыш, чүп яндыру заводында процессларны мөмкин кадәр автоматлаштырырга, аның эшен һәм атмосферага зарарлы матдәләр бүленеп чыгуын онлайн режимында күзәтеп торырга ниятлиләр.

 

Ә чит илләрдә ничек?

Швейцария үзенең территориясе ягыннан Татарстаннан кечкенәрәк булса да, анда 30 чүп яндыру заводы эшли икән. Аларның берсе Альп таулары янында, Люцерн шәһәрендә урнашкан. Заводта көнкүреш калдыкларын 1 200 градус температурада яндыралар. Мондый температурада бар нәрсә дә, хәтта зыянлы химик кушылма саналган диоксиннар да янып бетә. Нәтиҗәдә, җылылык һәм электр энергиясе бүленеп чыга, якындагы кәгазь фабрикасы шулар хисабына эшли. Завод, транспорт һәм башка предприятиеләр белән чагыштырганда, атмосферага зарарлы матдәләрне бик аз күләмдә бүлеп чыгара.

Җирле халык әйтүенчә, чүпне яндыру Швейцариянең экологиясенә куркыныч тудырмый. Шуларның берсе - чүп яндыру заводы янында яшәүче фермер Бальтазар Питерман.

- Мин әлеге заводның төзелешен башыннан ук күзәттем. Баштарак аның куркынычсыз икәнлегенә шикләнеп карасам да, безгә бөтен технологияне күрсәткәч, бернинди икеләнү тойгысы да калмады. Мин биредә инде 30 ел яшим һәм беркая да китәргә җыенмыйм, - диде ул.

Илдә чүплекләр катгый тыелган, шунлыктан чүпнең яртысын яндыралар, калганы эшкәртүгә китә. Биредә чүп-чарны сортларга аерырга тырышалар, чөнки сортларга бүленмәгән һәр пакет өчен түләргә кирәк – бу 5 килограммлы пакет өчен 120 сум чамасы дигән сүз. Кешеләр кәгазь һәм пластикны гына түгел, күпләгән фракцияләрне, шул исәптән пенопласт, бөкеләрне дә аера.

Парижда яшәүчеләр исә калдыкларны сортларга бүлү мәсьәләсенә әллә ни игътибар бирми. Бер елда шәһәрдә яшәүче бер кеше үзеннән соң 570 килограмм чүп калдыра, алар өч өлешкә бүленә: берсе – чүплеккә, икенчесе – чүп яндыру заводына, өченче өлеше эшкәртүгә китә.

Франция башкаласындагы чүп яндыру заводы тышкы күренеше белән заводны түгел, ә кунакханәне хәтерләтә. Ул яшел бакча эчендә утыра, мичләр, фильтрлар һәм башка инфраструктура җир астына яшерелгән. Заводны 2007 елда ук төзесәләр дә, әлегә һаваны фильтрлау системасын яңарту ихтыяҗы тумаган.

- Фильтрларны ел саен яхшылап тикшерәбез. Әгәр алыштырырга вакыт икәнлеген күрсәк, моны шунда ук эшләячәкбез. Әмма әлегә моның кирәге юк, - диде чүп яндыру заводы вәкиле.

Париждагы өч чүп яндыру заводы бүлеп чыгарган энергия шәһәрдәге 300 мең йортны җылытырга җитә икән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//ecology/tatarstanda-ch-pt-n-kotylu-yullaryn-ezlil-r/

С.Мингатина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: